Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Чисталык

Икеайлыкка ерак калмады

1 апрельдән районда чисталыкны тикшерә башлыйлар Бу чорда ел да аңлашылмаучылыклар, үпкәләүләр күп була. Алдан-ала чарасын күрергә кирәк.

– 1 апрельдән республикада чисталык икеайлыгы башлана. Бу инде шул көннән контроль-күзәтчелек оешмалары рейдларга чыга, тәртип бозучыларга чаралар күрә башлый дигән сүз. Шуңа күрә аңлашылмаучылыклар, күңелсезлекләр булмасын өчен балтачлылар бу айлыкка алдан-ала хәзерлек чарасын күрсен. Үзләре яшәгән урыннарны чистарту өчен кар беткәнен, җир кипкәнен көтеп тормасын иде. Гомумән, чисталык ул даими булырга тиеш. Кар әле генә эреп бетте дигән аклану була алмый, кар астында да чүп калмаслык итеп яшәргә өйрәнергә кирәк, – диде район эшмәкәрләре белән очрашуда катнашкан Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының төньяк территориаль идарәсе вәкиле.

 

Мартның соңгы атнасына керәбез. Икеайлыкка ерак калмады. Дөрестән дә, бу чорда ел да үпкәләүләр, проблемалар булып тора. Рейдлар вакытында протоколлар төзелеп, эш район башкарма комитеты җитәкчесе каршындагы комиссиягә килеп җиткәч, бер нәрсәне дә үзгәртеп булмый. Тирә-юнебезгә игътибарлырак булыйк. Ә инде төзелеш алып баручыларның тагын бер кат исләренә төшерәбез: капка төпләрендә төзелеш кирәк-яраклары булган кешеләр җирле үзидарәдән белешмә алырга онытмасын, алдан-ала чарасын күрсен иде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чисталык икеайлыгы