1 апрель 2019 яңалыклары
-
Хоккейда соӊгы ноктаны «Норма» командасы куйды
Районыбызда көз-кыш буе барган хоккей уеннары тәмам. Соӊгысы шугалакларда боз ярамаслык хәлгә килгәнлектән Теләче районы үзәгендә узды. Хәер, балтачлылар монда беренче тапкыр килмиләр.
-
“Җаным һаман сезнең янда яши”
Таузар авылында “Җаным һаман сезнең янда яши” дип исемләнгән шигырь бәйгесе үтәчәк.
-
«13 яшьлек әти белән 19 яшьлек әнине өйләндереп куйганнар»
Кайбер кешеләргә, күренешләргә шултиклем күнегәсең, гел шулай булган һәм булыр кебек. Балтач районының Чепья авылында урнашкан данлыклы «Халыклар дуслыгы» музеен, аның директоры Гарифҗан Галиев белән бербөтен итеп күрергә, аның 1965 елдан бирле музей дип җан атып, нәрсәдер табып, кайгыртып йөрүенә дә күптән инде күнектек.
-
Балтачта "Коръән уку" бәйгесе узды
Март аеның соңгы көнендә, 31нче март көнне, Балтач үзәк мәчетендә "Коръән уку" бәйгесе узды. Шул чарадан фоторепортаж тәкъдим итәбез.
-
Искә алганнар... (+фоторепортаж)
Салавыч Сәрдегәне авылында данлыклы баянчы Васыйлҗан Зиатдиновны искә алу кичәсе булды.
-
Хуҗалыкларда техник күзәтчелек дәвам итә
Чираттагы эшчәнлек "Маяк" җәмгыятендә узды. Биредә менә икенче ел инде югары белемле яшь белгеч Ренас Нәбиев эшли.
-
Бу кадәр матурлыкны өйдә ничек саклап ятасың!?
Концерт түгел, могзиҗа! Берсе: "Бу кадәр матурлыкны өйдә ничек саклап ятасың!?" дип сөенсә, икенчесе ""Замяли вопрос, Сөбханалла... Конфликт исчерпан, Машалла..." дип җыр суза...
-
Баш ветеринария идарәсе: Быел район үзәкләрендә кош-корт сату буенча яңалыклар бар
“Кош-корт махсус мәйданчыкларда сатылырга тиеш”, - ди Габделхак Мотыйгуллин.
-
Балтачта кемнәр «Сөембикә энеләре һәм сеңелләре» исеменә лаек?
Шушы көннәрдә Алан, Яңгул мәктәбе укучылары әхлак укытучысы Ландыш Насыйбуллина җитәкчелегендә Казанда 22нче мәртәбә үткәрелгән «Сөембикә энеләре һәм сеңелләре» дип аталган балалар арасында Коръән уку бәйгесендә катнашып, уңышларга ирешеп кайттылар.
-
Кәгазьдә – бушлай, гамәлдә...
Закон буенча стационарда дәваланучылар өчен барлык медикаментлар да бушлай бирелергә тиеш. Әмма еш кына стационарда дәваланганда безгә әле ул, әле бу дару юк дип, күп әйберне түләп үзебезгә алдыралар. Кәгазьдә – бушлай, гамәлдә – түләүле булып чыгамы инде бу?
-
Гайлә бәйрәмнәренә шигъри юллар
Игътибар, сайтыбызда яңа рубрика ачылды - Иң матур котлау текстлары. Биредә төрле темаларга котлау текстлары урнаштырылачак, рәхәтләнеп кулланыгыз.
-
Хезмәтне саклау мөһим бурыч
Районда 2019 елныӊ 1 апреленнән 1 июнгә кадәр хезмәтне саклауга юнәлдерелгән максатчан чаралар узачак.
-
Первенство района по волейболу среди учащихся прошло на ура
На первенстве района по волейболу среди учащихся 2005-06 года рождения, участвовали всего 98 спортсменов.
-
Безнең балалар кайда да беренче
Балаларыбыз Арча шәһәрендә узган "Халкыбызның күңел җәүһәрләре" бәйгесендә уңышлы чыгыш ясап кайттылар.