2 ноябрь 2016 яңалыклары
-
"Балкыш" - "Шома бас" республикакүләм смотр-конкурсы Дипломанты
29 октябрьдә районыбызның «Балкыш» җыр һәм бию ансамбленең Рәйфә Фәритовна Рамазанова җитәкчелегендәге хореография коллективы "Шома бас!" татар халык һәм этнографик биюләре буенча хореография һәм фольклор коллективларының смотр-конкурсының Саба районында узган зона турында катнашып, Дипломант исеменә лаек булды. Шулай ук әлеге коллектив "Халык" исеме дигән дәрәҗәләрен расладылар. Быелгы конкурс татарның беренче...
-
Салавычта кул көрәше узды
30 октябрьдә Салавыч мәдәният йортында «Хыял» хезмәткәрләре Россиянең спорт мастеры Айрат Зиятдинов истәлегенә кул көрәше ярышлары уздырды. Әлеге ярыш елның-елында Айратның дусты Азат Борханов инициативасы белән үткәрелә. Быелгысында 8 команда катнашты. Беренчелекне - "Хыял", икенче урынны - Пыжмара, өченче урынны Салавыч командасы яулады. Хатын-кызлар арасында 55 кг. үлчәү авырлыгында: 1-Тимерова...
-
Югары Ушма авылы халкы кырда агач утырткан
Югары Ушма авылы халкы 29 октябрь көнне, кышын кар саклау максатыннан, кырда агачлар утырттылар. Әлеге изге эштә Югары Ушма башлангыч мәктәбе укытучылары һәм әти-әниләр комитеты, авыл өлкәннәре, "Сорнай" җәмгыяте хезмәткәрләре актив рәвештә үзләренең өлешләрен керттеләр. Катнашкан һәркем "Кеше үз гомерендә агач утыртырга, йорт салырга һәм мәрхәмәтле балалар үстерергә тиеш!" -...
-
Балтач каратисчылары янә беренче
Каратэ күркәм һәм игелекле спорт төре. Бүгенге ул Россиядә яшьләр арасында да, аларның ата-аналары арасында да бик популяр.
-
Гриппка каршы алдан көрәш башлыйк
Соңгы араларда районыбызда йөткереп, тавыш карлыгып, борынга томау төшеп авыручылар күбәеп китте. Араларында балалар да күп. Дөрес, әлегә чоры да шундый. Ләкин ОРВИ белән гриппны бутап, грипп белән авырттым дип сөйләүчеләр дә арабызда юк түгел. Әлеге авырулар, аларга каршы ничек көрәшеп булганны һәм вакцина ясаткач, аның файдасы нидә булуы турында...
-
«Кеше хезмәте белән матур» дип зурладылар «Игенче»ләрне
Карадуган авыл җирлегенә кергән мәдәният учаклары авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре һәм шоферлар бәйрәмен берләштереп, бик матур концерт куйды. "Кеше хезмәте белән матур" дип исемләнгән концертта "Игенче" күмәк хуҗалыгы хезмәткәрләрен ял иттереп кенә калмыйча, чын күңелдән зурладылар. Тырыш, эшчән халык әлбәттә мондый күңел җылысы белән эшләнгән чарага лаек иде. Шуңа да бәйрәм...
-
Сәдака
Шәригатебездә иң тиешле һәм иң изге гамәлләрнең берсе сәдака бирүдер. Сәдаканың иң зурысы һәм кабул булганы-Аллаһ ризалыгы өчен бирелгәнедер. Аллаһ аны кабул итәр һәм әҗерен тагын да арттырыр. Шуңа күрә сәдака бирүче бер кайчан да хәсрәттә булмаячак. Аллаһы Тәгалә аның дәрәжәсен бу дөньяда күтәрер. Моның өстенә, сәдака бирүче кыямәт көнендә...
-
Балтач китапханәчеләре укучыларны буктрейлер аша китап укырга җәлеп итә
Узган атнада район үзәк китапханәсендә китапханәчеләр өчен семинар үткәрелде.
-
Күпер уңайланды
Иске күпер җимерелгәч борчылган идек. Көтү чыгар алдыннан Габделбәр абый, Рафис, Раушан һәм Рөстәм аны сыерлар кереп имгәнмәслек итеп ябып куйдылар. Рәхмәт яусын... Әмма йөрәге тынгы белмәгән Раушан аны тагын да камилләштереп, кешеләр дә йөри алырлык итеп, сайгаклар һәм такталар белән басма салып куйды... Барыбызга да килеште бу басма, сүз...
-
Балтачта һәм Чепьяда бәйрәм алды ярминкәләре була
4 ноябрь көнне Балтачта һәм Чепьяда бәйрәм алды ярминкәләре була. Ярминкә иртәнге сәгать 7. 00дә башлана. Рәхим итегез!
-
Якын дуслары бар иде
Ай-һай бу тормыш дигәннәре бигрәкләр дә катлаулы. Әле генә барысына да шөкер итеп куанып-елмаеп йөрисең, озак та үтми тез астыңа да китереп суга. Менә шул вакытта кемгә сыенырга, кемнән ярдәм сорарга, кемдә аңлау табарга -монысы һәркемнең, һәр гаиләнең шәхси эше. Ярый шатлыгың-кайгың бүлешергә синең кешелекле туганың я чын дустың булса....
-
Нигә укытучы имтихан бирергә тиеш
Узган атнада Балтач урта мәктәбендә РФ Халык мәгарифе һәм фән хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан оешмасы хезмәткәрләре тарафынан оештырылган район мәгариф хезмәткәрләренеӊ профсоюз оешмалары вәкилләре, балалар бакчалары, мәктәп җитәкчеләре белән зур киӊәшмә уздырылды. Соӊгы 5 елда мондый очрашуларныӊ булмавы сорауларныӊ, ачыклык кертелергә тиешле мәсьәләләрнеӊ күп булуын аӊлата. Халык мәгарифе һәм фән хезмәткәрләре...