Зур активлык белән
4нче март, якшәмбе көнне, илебез күләмендә РФ Президентын сайлаулар булып узды. Бу көнне районыбызда да 33 сайлау участогы эшләде. Райондашларыбыз Президент сайлауларында югары активлык күрсәттеләр Сайлаучыларның зур күпчелеге Президентлыкка кандидат Владимир Владимирович Путинны яклап тавыш бирделәр.