5 декабрь 2012 яңалыклары
-
Яшәгез табынып Анага!
Авызлар пешсә дә, Кәефләр төшсә дә, Күрсәтә күрмәгез анага! Китмәгез кабынып, Яшәгез табынып, Табынган шикелле Аллага. Ярдәмне кылыгыз, Ягымлы булыгыз, Аналар йөрәген саклагыз. Дөньяның малына, Байлыкның барына Аларның хисләрен сатмагыз. Кылсагыз рәхимлек - Алырсыз бәхиллек. Бәхиллек - байлыкның зурысы. Анадан ризалык - Сираттан узарлык Оҗмахка юлларның турысы. Җирдә ятмаячак, Үзеңә...
-
Коррупциягә каршы
1сеннән 10нчы декабрьгә кадәр республика күләмендә коррупциягә каршы көрәш атналыгы үткәрелә. Шушы уңайдан районда 7нче декабрьдә, көндезге сәг. 2дә, мәдәният үзәгендә яшьләр белән фикер алышу булачак. Шулай ук халыкка таратылган анкеталар буенча районда коррупциянең торышына нәтиҗә ясалачак.
-
Инвалидлар ункөнлеге
Зсеннән 13нче декабрьгә кадәр районда инвалидлар декадасы игълан ителде.
-
Спартакиада тәмам
Мәгълүм булганча, муниципаль районнарның башкарма органнары хезмәткәрләренең республика Спартакиадасы кысаларында, Байлар Сабасында узган зона ярышларында районыбыз спортчылары матур гына күрсәткечләргә ирешеп, финал ярышларына юллама алганнар иде.
-
Өметләрне аклап
27нче ноябрь көнне, Әниләр көне уңаеннан, районның ЗАГС бүлегендә «Ана капиталы» сертификатын тапшыру тантанасы булып узды.
-
Штрафлар артты
Рәсәй Президенты Владимир Путин балигъ булмаганнарга спиртлы эчемлекләр саткан өчен штрафлар билгеләүче законга кул куйды.
-
Игътибар!
Хөрмәтле райондашлар! 22-23нче декабрь көннәрендә районда Балтач муниципаль районы башлыгы призына узачак көрәш ярышларына санаулы көннәр калып бара. Мөхтәрәм көрәшчеләребез! Дәрәҗәле бәйгегә хәзерлекне тизләтик.
-
Магнитлы көннәр
Газета укучыларыбыз игътибарына декабрь аенда һава торышындагы кискен үзгәрешләр көтелгән, башка геофизик факторлар йогынты ясаучы көннәрне җиткерәбез: