8 февраль 2013 яңалыклары
-
Ачык авыз булмагыз
Бик күпләребез бүгенге тормышны мобиль телефон һәм банк картасыннан башка күз алдына да китерә алмый. Компьютер, интернет кебек тормышыбызга тирән үтеп керде алар. Телефоныңны яки банк картасын югалт әле... Йөрәгең жу...у...у итә. Һәм шул ук вакытта бу әйберләр белән бәйле җинаятьләрнең дә яңадан-яңа төрләре чыгып тора.
-
Халык — коррупциягә каршы
Республика эксперт группасы комиссиясе районнарда булып коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләрен тикшерде. Җирле үзидарә, полиция, прокуратура, суд органнарының әле бу юнәлештә җитәрлек эшләмәүләрен, профилактик чараларның түбән булуын күрсәтте.
-
Тәрбия нәтиҗәсез калмый
Һәркайдагы кебек район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаган балалар белән эшләү бүлекчәсендә дә узган елдагы эшләргә анализ ясалды, киләчәккә бурычлар билгеләнде.
-
02 хәбәр итә
Узган елның соңгы ае кайберәүләр өчен бик авыр бер җинаять белән истә калыр, мөгаен. Кариле авылында яшәүче 1974нче елгы А.Зыятдинов Балтач авылы гражданины А.Закиров белән әйбәт үк «төшереп» алалар. Исереккә нәрсә, юк-бар сәбәбтән дә бәхәс чыга. Һәм беренчесе кызып китеп шешәдәшенә пычак кадый. Нәтиҗәдә, А.Закиров үлә. А.Зыятдиновка карата үтерү маддәсе...