8 март 2013 яңалыклары
-
«Хезмәт» чакыра
9-10 март көннәрендә «Хезмәт» газетасы призына традицион хоккей ярышлары үткәрелә. 9нчы мартта ярышлар Карадуган, Чепья, Смәел һәм Балтач бозларында узачак. 10нчы мартта финал ярышлары Карадуганда һәм Балтачта булачак. Хоккей сөючеләрне бай традицияле ярышларга чакырабыз.
-
Ак бәхетләр Сезгә!
Хөрмәтле хатын-кызларыбыз! Җәмгыять тормышында хатын-кызлар гомер-гомергә берни белән дә алыштыргысыз затлар булып кала бирделәр. Нинди генә авырлыклар, нинди генә шатлыклы мизгелләр кичерергә туры килмәсен - боларның һәммәсенең дә үзәгендә олуг ихтирамга лаек ак яулыклы әбиләр, газиз әниләр тора.