8 октябрь 2022 яңалыклары
-
“Кызлар, мин әти-әнинең үз кызлары түгел бит”
Җирдә яшәлгән һәрбер көн – ул гомер китабының бер бите. Кайвакыт вакыт җиле шул китапның әллә кайчан онытылып беткән бер битен ачып җибәрә дә, кеше хатирәләр урманына кереп югала. Ул урманга бер кереп китсәңме... Әйе, сәяхәтең кайвакытта көне буена сузыла, китапны ябып куйгач та әле шул вакыйгалар әсирлегеннән тиз генә айный алмыйсың.
-
Балтачта яңа иҗат сезоны старт бирелде (фото, видео)
Яңа иҗат сезоны ачылу уңаеннан, Балтач мәдәният үзәгендә «Балтач утлары» дигән концерт-тамаша узды.
-
Кабартма
Камыр өчен : 1 стакан сөт, 1 стакан кайнатып суытылган су, 1 йомырка, 1 кап дрожжи Саф-момент, ярты бал кашыгы тоз, 1 бал кашыгы шикәр комы, 3 кашык сыек май, он кирәк була.
-
Үземнән соң дәвамчылар калдырасым килә
Утыз ел гомерен башлангыч сыйныф укытучысы һөнәренә багышлаган Азат Галиәхмәтов турында ишетеп кенә түгел, ә күреп беләм. Авылыбыз Кенәбашта үрнәк кеше ул. Укытучы булудан тыш укучыларны музыка серләренә өйрәтә, күрше мәктәпләргә йөреп эшләргә дә вакыт таба, авыл зиратын тәртипләп тору эшен дә башкарып килә, гаиләсендә үрнәк ир һәм әти дә.
-
КЕКС
200 г кефир, 200 г шикәр комы, 1 кап атланмай, 1 кап (10 г) камыр көпшәкләгеч, он.
-
«Милли моңнар» проектын ямьгә күмүче Наил әфәнде (+фото, видео)
Гомере буе милли моңнар сузган гармунчы үзе кебек үзешчән осталарны туплап, татар халкының милли гореф-гадәтләрен, көйләрен саклап калу максатыннан туган ягында да саллы эшләр башкара.
-
Кызыл миләш, кара миләш...
Миләшләр өлгергән вакыт. Аның кызылы да, карасы да бик файдалы. Бу җимешләрдән бик күп тәмле ризыклар, эчемлекләр әзерләп була. Әйдәгез, өйрәнәбез!
-
Түнтәрнең ветеран укытучыларын зурлаганнар (фото)
Кешеләрнең матур истәлекләре, өмет-хыяллары һәм иң беренче шатлык-куанычлары мәктәп чоры белән тыгыз бәйләнгән. Шушы якты хатирәләрнең үзәгендә укытучы тора.
-
Рамазановларның җырларын тыңлагач, май өстенә каймак ягып ашаган кебек була...
“Үпкәләмә” сүзен нык яратучы Ризат һәм Зинира үзләре тәнкыйтькә үпкәләмиме, аны күтәрә аламы икән? Тикшереп карыйк. Аңлавыгызга, сәхифәбезнең бүгенге чыгарылышы бер урында тик кенә басып тора алмаган, клипларын юморга төрергә яраткан Рамазановлар турында булыр.
-
«Кама»лыларның сөтләре мулдан
«Кама» хуҗалыгында еш булырга туры килә. Барган саен безне шул ук кешеләр каршы алса да, алар яңалыклар белән янып яшиләр. Бер ел эчендә төзелешләр дә гөрләгән, сөт күләмен дә арттыра алганнар, терлекләрне ашатуга да үзгәреш кертелгән.