12 сентябрь 2020 яңалыклары
-
Яшәү кадерле син булганга…
Тиздән икенче тапкыр әни булам дигән уй мине бөтенләй үзгәртте. Тик ул елны көз минем өчен бик авыр башланды. Күренергә генә дип барган җирдән мине ятарга ук алып калдылар. Ә тагын ике көннән чирне дәвалап кына булмаячагы, ашыгыч операция кирәклеге ачыкланды…
-
Парк күңел ачу урыны түгел!
Бирегә килеп фотога төшәләр, экспонат-техникаларга менәләр һәм үзләренең геройлыкларын күрсәтәләр.
-
Мәктәп автобусына ут капкан. Балалар исәнме?
Район порталында билгеләп үтелгәнчә, автобусны техник карау берничә тапкыр уздырылган. Ике көн элек узган беренче тикшерүдән соң рейска автобус кертелмәгән.
-
“Неженка” рецепты
Быел алма елы булды. Алмагачлар уңыштан сыгылып утыралар, шуңа да без бүген яраткан сайт укучыларыбызга җайлы гына бер рецепт тәкъдим итәргә булдык.
-
“Тырышып эшләсәң барына да ирешеп була”, ди Илдар Шакиров (+фото)
Районыбыз башлыгы тарафыннан һәр атна саен алдынгы игенчеләребезгә тапшырыла торган вымпелларның бу атнада соңгылары үз ияләрен тапты.
-
Кая кушсалар көн дими, төн дими юлга кузгалам...
Җәйге чорда ындыр табагына килсәң, тәмле ашлык исе, тыз-быз чабып торган техника каршы ала, гадәттә. Тик “Активист” хуҗалыгында безне шау чәчәктә утырган ишегалды каршылады.
-
“Новоиспечённая” Шәрәфетдинова мин, ди Миләүшә
Райондашыбыз, матур җырлары белән үзенә гашыйк иткән Миләүшә Сафина пәнҗешәмбе көнне Шәрәфетдинова булды.
-
Батырлар яши һәйкәл ташында (+фото)
Көзге кояш нурларында җемелтәп-җемелтәп очкан пәрәвезле 4 сентябрь көнендә Сәрдек авылында бик күркәм чара булды. 16 ел элек шушы ук көнне биредә мәчет ачылса, быел тантаналы шартларда һәйкәл ачылды. Әлеге мөһим вакыйгага сәрдеклеләр бик җентекләп әзерләнгән, һәрбер әйтелгән сүз тирән мәгънәгә ия, җыр, бию, шигырьләр дә урынлы иде.
-
Радиодан хатларны пакетлар белән китерделәр, ди Элвин Грей
(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ»). Җырчы Элвин Грей 3 яшьтән алып 80 яшькә кадәрге аудиторияне ничек җәлеп итүе турында сөйләде. Бу хакта артист Андрей Кузьминга «100% Татарстан» проекты өчен биргән интервьюсында уртаклашты.
-
12 татарстанлы IPhone 11 откан! Бәхетлеләр арасында балтачлылар бармы?
#Минем Татарстан (#МойТатарстан) челлендженда катнашып, 12 татарстанлы IPhone 11 отты. Әлеге челленджның беренче көнендә сайлау участокларында төшкән 30 мең фотография катнашты
-
“Ярый әле үзегез исән калгансыз” (+фото)
Йөзеннән нур бөркелеп торган 90 яшьлек өлкәннәребез белән очрашкач, күңел сөенә. Балачагы, яшьлеге булмаган, күпме авырлыклар, михнәтләр күргән ак яулыклы Зөлфирә әбине күргәч тә ихластан шатландым. Аның матур киенүе, шат күңелле булуы, унсигездәгедәй йөгереп йөрүе таң калдырды мине. Нөнәгәр авылында гомер итүче, моннан 27 ел элек пар канаты – Солтанын югалткан Зөлфирә әби Нигъмәтҗанова белән озаклап сөйләшеп утырдык. Ахырдан, кызым, кочаклыйм әле сине, дип аркамнан сөюе, кулының җылылыгы әле дә булса рәхәтлеге белән искә төшә.
-
“Игенче”нең әтиле-уллы игенчеләре (+фото)
Туган авылым – Кенәбашым “Игенче” хуҗалыгына керә. Бирегә кайткан саен иген кырларының башта хәтфә үләндәй ямь-яшел булып, аннан алтын төсе алуына сөенеп йөрдем.