20 март 2013 яңалыклары
-
Котлыйбыз!
Торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә озак еллар нәтиҗәле хезмәте, 60 яшьлек юбилее һәм һөнәри бәйрәм уңаеннан, «Балтач торак-коммуналь хуҗалыгы» җәмгыятенең газ операторы Рәшит Хәбибулла улы Газизов Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатына лаек булды. Фото интернет челтәреннән алынды.
-
Соңламагыз!
Газетабызга быелның 2нче яртыеллыгы өчен ташламалы шартларда, ягъни узган елгы бәяләрдән язылу бара. 1нче апрельдән барлык газеталар кебек «Хезмәт»кә язылу да кискен артачак. Шуңа күрә аңа кадәр булган 10 көнне файдаланып калыгыз. Соңламагыз!
-
Игътибар!
22нче март көнне «Бердәм Россия» сәяси партиясенең Балтач бүлеге башкарма комитеты бүлмәсендә (китапханә бинасы, Знче кат, ЗАГС ягыннан керергә) Балтач районы нотариуслары - (8.00 - 11.00), прокурор ярдәмчесе Г.М.Галиуллина - (11.00 - 13.00), адвокат Р.М.Нәбиев - (13.00 - 16.00) халыкка бушлай юридик консультация хезмәте күрсәтәчәк. Рәхим итегез! Белешмәләр өчен телефон:...
-
Чаң!
Узган ял көннәрендә көннәр җылы тору сәбәпле, кар күзгә күренеп кимеде. Канаулардан кар сулары ага башлады. Кыш буе кар астында тыныч кына яткан кимчелекләр умырзая кебек баш калкытты. Каенлык урамының түбән очында югарыдан агып төшкән кар суларыннан янәдән күл хасил булды. Җәяүлеләр өчен сират күперенә әйләнгән бу урын кайчан чишелеш...
-
Бәйрәм көннәрендә юбилей
2013нче елның 10нчы март көнне Яңгул авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Разия Хәкимова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.