20 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Догалар укый әбием
Догалар укый әбием, теләкләр тели безгә. Аның теләкләре җитә безнең һәрберебезгә. Догалары әбиемнең иман өсти күңелгә. Изге сүзләр шәфкать бирә башлаган һәрбер эшкә. "Бисмиллаһ" белән башлана әбием догалары. Ул теләгәч алдан беләм бар эшнең уңачагын. Биш вакыт намазын укый, 90 яшькә җитсә дә, Аның белән күңелле - гаиләбез тулган чагы....
-
191 мең пенсия алучылар да бар икән!
Россиядә пенсионер якынча 280 доллар пенсия ала - бу 18 000 сум дигән сүз.
-
Гөлзилә – «Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесе призеры
15 ноябрь көнне Габдулла Тукайның әдәби музеенда «Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр.
-
Балтач гимназиясе укучыларын Казан көллиятеннән килеп, дизайн серләренә өйрәттеләр
11 ноябрь көнне Балтач гимназиясе базасында Казан шәһәренең Технология һәм дизайн көллияте укытучылары һәм студентлары белән очрашу узды.
-
ИЛДАР ВАСИЛ улы ГАЛИЕВка 20 ноябрьдә 35 яшь тула
Көектә яшәүче ИЛДАР ВАСИЛ улы ГАЛИЕВка 20 ноябрьдә 35 яшь тула.
-
Балтачта "СТАРТИНЕЙДЖЕР" биючеләр бәйгесе үткәрәчәк
"Хыял" яшьләр үзәге 6 класста укучы биючеләр арасында "СТАРТИНЕЙДЖЕР" бәйгесе үткәрә.
-
Балтачта көчле җил һәм буран булуы көтелә
Бүген - 20 ноябрьдә, болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Юлларда бозлавык, кар көртләре саклана. Көньяк-көнчыгыш тарафтан көчле җил исә. Көчәйгән вакытта аның тизлеге 23 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
-
Тулы бер гаилә газга агуланып үлгән
Тула шәһәрендә ир белән хатын, аларның 14 яшьлек кызлары һәм 9 яшьлек уллары үз фатирларында үлгән килеш табылган.
-
20 ноябрь – Бөтендөнья балалар көне
1954 елда Берләшкән Милләтләр Ассамблеясы бөтен илләргә Бөтендөнья балалар көнен билгеләп үтү турында тәкъдим белән чыга. Бу көн барлык илләрнең берләшүе һәм балаларның үзара аңлашу мөмкинлегеннән чыгып, бөтен дөньяда балаларның уңай шартларда тәрбияләнүен күздә тота.
-
Абыебыз АЙДАР РАВИЛ улы РАМАЗАНОВны 20 ноябрьдәге 50 яшьлек гомер бәйрәме
Көшкәтбаш авылында яшәүче абыебыз АЙДАР РАВИЛ улы РАМАЗАНОВны 20 ноябрьдәге 50 яшьлек гомер бәйрәме белән тәбрик итәбез.
-
Октябрьдә сөт өчен иң күбен Венера Яковлева түләде
Октябрь аенда сөт тапшырган шәхси хуҗалыкларга иң югары итеп - продукциянең һәр килограммы өчен 18 сум 58 тиен - Биктәш авылында сөт җыючы Венера Яковлева түләде.
-
Фронттан килгән хәбәрләр кебек
Татарстан Республикасы ЮХИДИ җитәкчелеге редакциябезгә җөмһүриятебез буенча булган юл-транспорт һәлакәтләре турында хәбәрләр юллый башлады.