3 ноябрь 2011 яңалыклары
-
3 ноябрь 2011 - 05:33Олуг бәйрәм белән!Бисмилләһи-р-рахмәни-р-рахим Барлык мактаулар бөтен галәмне юктан бар итеп тәрбия кылучы Аллаһ раббыбызга булсын. Корбан бәйрәме - мөселманнарның иң бөек һәм шатлыклы бәйрәмнәренең берсе. Аллаһ Коръәндә мөселманнарга бу бәйрәмдә корбан чалуның кирәклеген күрсәтә:
-
3 ноябрь 2011 - 05:16«Татфондбанк»: кече бизнеска — зур мөмкинлекләрНичек тиз һәм бизнеска аз процент белән кредит алырга? Түләүләр тиз арада үткәрелә торган банкны ничек табарга? Әлегә үзеңә кирәк булмаган акчалардан ничек табыш алырга? Бу сорауларга җаваплар бик күп эшмәкәрләрне кызыксындыра. Татарстанның иң зур банкларының берсе - «Татфондбанк» нәрсә тәкъдим итә ала? «Татфондбанк»ның Балтачтагы өстәмә офисы җитәкчесе Айдар Гыйльмуллин...
-
3 ноябрь 2011 - 05:13Корбан гаете мөбарәк булсын!Хөрмәтле райондашлар, газиз дин кардәшләребез! Сезне ихлас күңелдән ислам динендәге олуг бәйрәмнәребезнең берсе булган Корбан гаете белән тәбрик итәм.
-
3 ноябрь 2011 - 05:08Мәктәпләрдә салым дәресләреУкучылар арасында салым органнарының эшчәнлеген популярлаштыру, имиджларын күгәрү һәм салым буенча гра-моталылыкны арттыру максатыннан, ТР буенча Юнчы номерлы Районара Федераль салым хезмәте инспекциясе район мәгариф бүлеге катнашында 24-28нче октябрь көннәрендә район мәктәпләрендә Салым буенча белем көннәре үткәрде.
-
3 ноябрь 2011 - 05:06Котылам димәМашина тәрәзәләренә тонировка ясату юл хәрәкәте кагыйдәләре тарафыннан тыела. Таләпләрне үтәмәүче шоферларга РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.5 мадцәсе Знче өлеше буенча 500 сум күләмендә штраф каранган.
-
3 ноябрь 2011 - 05:00Безне онытмагыз!Киләсе ел район газетасы «Хезмәт» өчен аеруча истәлекле. Март аенда газетабызның тәүге саны нәшер ителә башлауга 80 ел тула. Газетабызның олы юбилеен бергә-бергә каршы алырбыз, дип ышанабыз. Моның өчен озакка сузмыйча 2012нче елның беренче яртыеллыгы өчен «Хезмәт»кә язылу сорала. Хөрмәтле райондашлар, «Хезмәт»кә язылырга онытмагыз. Киләсе юбилей елында да бергә булыйк!
-
3 ноябрь 2011 - 04:57Искә алдылар30 октябрь - репрессия корбаннарын искә алу көне иде. Бүгенге көндә безнең районда 22 репрессия корбаны яши. Искә алу көне уңаеннан әлеге кешеләргә район Советы һәм башкарма комитеты исеменнән күчтәнәч-пакетлар тапшырылды. Шулай ук «Моя газета»га бушлай язылу мөмкинлеге тудырылды.
-
3 ноябрь 2011 - 04:54Мактаулы исемНамуслы хезмәте һәм халык сәламәтлеген саклаудагы казанышлары өчен «Балтач үзәк район хастаханәсе» муниципаль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесе баш табибының клиника экспертлык эше буенча урынбасары
-
3 ноябрь 2011 - 04:53Котлыйбыз!Озак еллар намуслы хезмәте өчен һәм 60 яшьлек юбилее уңаеннан, «Балтач газы» идарәсе җитәкчесе Наил Салих улы Хөснетдиновка Балтач муниципаль районының Мактау таныклыгы бирелде.
-
3 ноябрь 2011 - 04:50Рәхмәт хаты«Хыял» яшьләр үзәгенә балалар өчен спорт җиһазлары алырга иганәчелек ярдәме күрсәткән «Балтач сөт-май комбинаты» җитәкчесе Илшат Нуриев,
-
3 ноябрь 2011 - 04:47Югалтулар бигрәк авыр икәнҺич уйламаганда тормыш иптәшем Ильяз мәрхүм булды, урын өстендә генә ятарга мәҗбүр иткән авыру аны аяктан гына егып калмады, мәңгелеккә арабыздан алып китте.