8 ноябрь 2011 яңалыклары
-
8 ноябрь 2011 - 11:26«Ике хәреф» белән чикләнми10нчы ноябрьне елның елында Рәсәй милициясе көне буларак билгеләп үтә идек. Ә хәзер, милиция урынына полиция оешкач, бу бәйрәм калырмы соң? Әлбәттә, кала. Моннан соң әлеге дата Эчке эшләр министрлыгы оешкан көн буларак бәйрәм ителәчәк. Бу һәм башка яңалыклар хакында Рәсәй Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы бүлеге җитәкчесе, полковник...
-
8 ноябрь 2011 - 10:36Бәйрәм котлавыХөрмәтле Балтач эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре, мөхтәрәм ветераннар! Сезне һенәри бәйрәмегез белән чын күңелдән тәбрик итәм, һәммәгезгә дә ныклы тазалык, озын гомер, гаилә иминлеге, эшегездә зур уңышлар телим.
-
8 ноябрь 2011 - 10:30Гөлгенә — иҗади чәчкәҖыр дөньяга тусын өчен өч элемент, өч шәхес кирәк. Монда шагыйрьдән - шигырь, музыканттан - көй һәм җырчыдан - башкару осталыгы сорала. Бик сирәк очракта гына автор башкаручыны очратырга мөмкин.
-
8 ноябрь 2011 - 07:36Бәйләргә яратучыларгаХалык бюджеты» проектын тормышка ашыру кысаларында «Бердәм Рәсәй» һәм «Гомумрәсәй халык фронты» канаты астында муниципаль берәмлекләрдә «Кешеләргә эш һәм хезмәт хакы» дип аталган яңа проект гамәлгә кертелде. Бу проектны район мәшгульлек үзәге һәм «Хәзерләү идарәсе» оешмасының Балтачтагы офисы тәкъдим итә. Өйдә торып эшләргә теләүчеләргә тагын бер мөмкинлек.
-
8 ноябрь 2011 - 07:31Далаларда яңгыраган җырМонголиядә офицер хезмәтен үткән елларда күрше фатирдан еш кына бер татарча җыр ишетелә иде. Шуның аша бу фатирда да татар милләтеннән булган офицер яшәгәне беленде һәм без алар белән танышып, чын дуслар булып киттек.
-
8 ноябрь 2011 - 07:26Төп игътибар — балаларга!Балаларның юл-транспорт җәрәхәтләнүен кисәтү һәм профилактика максатыннан, 1есеннән Юнчы ноябрьгә кадәр «Игътибар - балалар!» Бөтенрәсәй профилактик чарасының өченче этабы үткәрелде. Әлеге чорда ЮХИДИ хезмәткәрләре үз хезмәтләрен башкарганда төп игътибарны шоферларның балалар ны йөртү кагыйдәләрен үтәү-үтәмәүгә юнәлтте, шулай ук профилактик әңгәмәләр үткәрелде. Юлларда игътибарлы булуыгыз сорала!
-
8 ноябрь 2011 - 07:24Һәр тарафта — хәбәр«Тумыштан инвалид энем Рафаэль Сөләймәновның юбилеен уздыруда аш-су әзерләүне тулысынча үз өсләренә алган Гөлфәния Мәхмүтова, Зөһрә Кәримовага һәм шулай ук энемне хөрмәт итеп килгән барча туганнарга, дусларга, күршеләргә Аллаһы Тәгалә изгелекләрен ирештерсен.
-
8 ноябрь 2011 - 06:26Китәләр дә кайталарКөз һәм яз айлары җитү белән ил каршындагы бурычларын үтәү өчен егетләребез армия сафларына китә. Быелгы көзге чакырылышта 60 райондашыбыз солдат формасын киячәк. Күптән түгел Пүскән авылыннан Муса Хисамиев белән Фәннүр Зариповлар да армия сафларына алынды. Ә Көшкәтбаш егетләре Рәсүл Нәкыйпов һәм Азат Әлтәповлар намус белән хезмәт итеп туган авылларына...
-
8 ноябрь 2011 - 06:25Саваплы гамәлРайон үзәк мәчете шәкертләре Рамазан һәм Ураза гаетләре алдыннан, инде ничә еллар традицион рәвештә, бистәнең 4 балалар бакчасында да булып, вәгазьләр укып, сәдакалар өләшеп, сабыйларны сөендереп кайталар.
-
8 ноябрь 2011 - 06:22Сезон ачылаНоябрь аенда үзәктә урнашкан оешма-предприятиеләр арасында «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» интеллектуаль уены башланып китә. Сезонны район башкарма комитеты командасы белән Знче номерлы балалар бакчасы коллективы ачып җибәрә. Уеннарга тамашачы һәм җанатарлар буларак рәхим итегез. Үткәрелү урыны: үзәк китапханәнең уку залы.
-
8 ноябрь 2011 - 06:19Балтач сандугачларыГомерләре буена сәнгатькә тугры булып калган Чулпан һәм Фәнил Әүбәкировлар кул астында шөгыльләнүче сәнгатькә гашыйк балалар үзләренең иҗатлары белән әледән-әле безне сөендереп тора.
-
8 ноябрь 2011 - 06:10Ярдәмнәр артаКүптән түгел беренче каналда баручы «Другие новости» тапшыруында Балтач районы турында сюжет күрсәтелде.
-
8 ноябрь 2011 - 06:09Алкогольгә каршы көрәшик!Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы куллану базарында алкоголь продукциясен сатуны контрольдә тоту буенча эш башкара. Балтач районында бүгенге көндә 125 сәүдә ноктасы алкогольле һәм спиртлы эчемлекләр сата.
-
8 ноябрь 2011 - 06:05«Җыр-моңны юлдаш итеп»Күптән түгел Нөнәгәр авыл мәдәният йортында шушы исем белән аталган кичә булды. Кичәнең төп герое - авылыбызның гади генә кешесе Наил Фәсыйхов иде.