17 ноябрь 2011 яңалыклары
-
17 ноябрь 2011 - 09:11Агачлы елга саен чүплекЯз көне чисталык икеайлыгы республика күләмендә игълан ителә һәм шушы чорда массакүләм җыештырулар оештырыла. Халык активлаша, тирә-юнен чистарткалый. Тик аннары тиеш булмаган җиргә чүп атулар янә башлана һәм менә көзге чорда рейдлар яңартыла.
-
17 ноябрь 2011 - 07:21«Кайнар телефон»Хөрмәтле райондашларыбыз! Террорчылык, экстремчылык (экстремизм) буенча борчыган мәсьәләләрегез булса, 2-58-40 (район прокуратурасының кабул итү бүлмәсе), 2-43-80 (прокурорның урынбасары), 02 һәм 2-43-46 (район эчке эшләр бүлегенең кизү бүлекчәсенә, соңгы ике телефон сөйләшүләрне яздырып бара) «кайнар телефон»нарына шалтырата аласыз.
-
17 ноябрь 2011 - 07:20Басуларны тычкан баскан!Республиканың басу-кырларында кимерүче җәнлекләр нык үрчегән. Белгечләр моның сәбәбен туфракны өстән-өстән генә эшкәртүдә һәм чәчү әйләнеше сакланмауда күрәләр. Тычканнар безнең район басуларында да күп икән.
-
17 ноябрь 2011 - 07:16Стипендия ияләре11нче ноябрь көнне Казанның «Корстон» сәүдә-күңел ачу комплексында «Авылның 100 талантлы баласы - 2011» акциясенә йомгак ясалды.
-
17 ноябрь 2011 - 07:13Котлыйбыз!Яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 60 яшьлек юбилее уңаеннан, Пыжмара урта мәктәбенең география һәм тарих укытучысы Юныс Һади улы Закиров Балтач муниципаль районының Мактау таныклыгына лаек булды.
-
17 ноябрь 2011 - 07:10Үзе өчен дә, кеше өчен дә...Килгән һәр кешене ачык йөз белән каршы алып, мул табын артында тәмле чәй белән сыйлау татарның канына сеңгәндер инде ул. Чөнки кайсы гына татар гаиләсенә кермә, хуҗалар чәй әзерләргә керешә. Бу инде милләтебезнең кунакчыллыгын күрсәтә.
-
17 ноябрь 2011 - 07:07Вакытсыз өзелгән гомерҺәркем җиргә үз бәхете белән туа. Кеше туып, акыл һәм көч туплау белән үз бәхетен эзләргә чыга.
-
17 ноябрь 2011 - 07:05Рәхмәт хаты21нче октябрь көнне кадерле кызыбыз Рамилә Гыйлемханова юл фаҗигасенә очрап, хастаханәгә эләкте.
-
17 ноябрь 2011 - 07:04Өстәл теннисы«Балтач» универсаль спорт комплексында 1995-1997нче елгы яшьләр арасында өстәл теннисы буенча район беренчелеге булып узды.
-
17 ноябрь 2011 - 07:02Калфаклы сандугачыбыз2нче ноябрь көнне Казан шәһәрендә Сара Садыйкова исемендәге VI ачык төбәкара татар җыры һәм инструменталь музыка конкурс-фестивале «Калфаклы сандугач - 2011» булып узды.