Тәбрикләү сүзе
Кадерле райондашлар! Ватан-Ана алдында хәрби бурычларын намус белән үтәгән Бөек Ватан сугышы ветераннары, әфганчы-интернационалистларыбыз, Чечнядагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан ир-егетләребез, ил сагында уяу торган патриотларыбыз һәм дә хәзерге вакытта армия сафларында хезмәт итүчеләр!
Һәммәгезне дә 23нче февраль - Ватанны саклаучылар көне белән ихлас күңелдән тәбрик итәм, гаиләләрегезгә иминлек, тормышыгызга бәрәкәт телим.