27 февраль 2012 яңалыклары
-
Ташлама
Фермер хуҗалыкларына, язгы чәчү эшләрен башкарып чыгу өчен, ташламалы рәвештә дизель ягулыгы бүленде. Әлеге лимитларга ия булу өчен авыл хуҗалыгы идарәсенең механизация бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Мөмкинлекнең вакыты чикле, ашыгырга кирәк!
-
Заманадан калышмый
«Җәмәгатьчелекнең иң актив звеносы сез. Без сездән үрнәк алып, сезнең киңәш тәкъдимнәрегезгә таянып эш итәргә тиеш», диде ветераннар советы пленумында район башлыгы Марат Зарипов.
-
Күтәренке рухта
18-19нчы февраль көннәрендә Балтач чаңгы трассасында «Бөтенрәсәй чаңгы юлы» кысаларында үткәрелгән «Татарстан чаңгы юлы - 2012» ярышларында барлыгы 2546 кеше катнашты. Әлеге чара традицион рәвештә сигезенче елын үткәрелүе белән дә әһәмиятле булды.
-
Федераль ярдәм турында
«Без 2008нче елда социаль программа кысаларында, дәүләт тарафыннан бушлай бирелә торган 100 мең сумлык ярдәм алу максатыннан, гариза язып, 54 квадрат метр мәйданлы яңа йорт салу артыннан йөри башладык. Башта фундаментын салыгыз, аннары 30 процент төзелеш эшен башкарыгыз, 100 мең аннан соң бирелә, диделәр. Туган-тумачадан, таныш белештән әҗәткә акча җыеп...
-
Тәбриклибез
Намуслы хезмәте һәм авыл хуҗалыгы производствосында ирешкән югары күрсәткечләре өчен «Дуслык» җаваплы-лыгы чикләнгән җәмгыяте сыер савучысы Терентьева Нина Николаевнага «Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе» дигән мактаулы исем бирелде.
-
Икеләтә келәймә мәҗбүри
Ит һәм ит продуктлары һәрберсе келәймә үтәргә тиеш. Әлеге таләп РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы раслаган күрсәтмәдә язылган.
-
Энем дә бар, сеңлем дә
Чапшар авылында яшәүче Гүзәл һәм Алмаз Мәрдановлар гаиләсендә, гыйнвар аенда, игезәкләр туды. Мәрьям белән Кәрим - икесе дә өч килограммга якын булып дөньяга килде. Шулай итеп, олы кызлары Гөлназ берьюлы энекәшле дә, сеңелкәшле дә булды.
-
Без тарихлы халык
Куныр урта мәктәбе базасында «Авыл тарихы» музее ачылуга да инде дистәдән артык ел үткән. Аның белем һәм тәрбия өлкәсендәге рухи кыйммәте исә бәяләп бетергесез. Музей эшчәнлегендә ирешелгән уңышлар да бихисап.
-
Финишка килеп «җитмәде»
«С неба упала звездочка наша, Огненном шаром на землю упал...»
-
Хоккей
Норма авылы эшмәкәре Тәлгать Газизов менә өченче ел рәттән шәхси призларына хоккей ярышлары үткәрә.
-
Котлыйбыз!
Балаларга өстәмә белем бирү өлкәсендә күпьеллык намуслы хезмәте өчен, «Балалар сәнгать мәктәбе»ндә озак еллар директор һәм укытучы булып эшләгән Элиза Ислам кызы Техвәтуллина Балтач муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.