Хезмәт

30 май 2012 яңалыклары

  • 30 май 2012 - 10:14
    Профессор килә
    1нче июнь көнне район үзәк хастаханәсенә профессор-маммолог Борис Константинович Дружков килә. Теләге булганнар УЗИ аппаратыннан да күренә ала. Кабул итү 9.00 сәгатьтә башлана.
  • 30 май 2012 - 10:06
    Бәйрәмгә дәшәбез!
    Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан, 1 июнь көнне мәдәният үзәге янындагы мәйданчыкта балалар өчен күңелле бәйрәм чарасы тәкъдим ителә. Программада: кызыклы бәйгеләр, спорт уеннары, җыр-бию. Башлана 14.00 сәгатьтә. Рәхим итегез!
  • 30 май 2012 - 10:03
    «Хезмәт»ле бул!
    Бүген кулыгызга «Хезмәт»нең 42нче санын алдыгыз.
  • 30 май 2012 - 10:00
    Видеоконференция
    27нче май, якшәмбе көнне, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә үткән видеоконференциядә торак-коммуналь хуҗалык, төзелеш һәм кыр эшләре мәсьәләләре күтәрелде.
  • 30 май 2012 - 07:21
    Алар тарихыбызны саклый
    Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2012нче елны «Татарстан Республикасының тарихи-мәдәни мирасы елы» дип игълан итү турындагы боерыкка кул куйды.
  • 30 май 2012 - 07:16
    Сау бул, газиз мәктәбем!
    25нче май көнне һәр мәктәптә «Соңгы кыңгырау» яңгырады. Районыбызның 332 чыгарылыш сыйныф укучылары өчен ул соңгы тапкыр чыңлады. Алга таба аларны дәүләт имтиханнарын уңышлы гына тапшырып, урта һөнәри һәм югары уку йортларына керү көтә.
  • 30 май 2012 - 07:13
    Күмәк рәвештә
    Тирә-ягыбызны яшеллеккә төрүче, әле алай гына түгел, дөньябызны саф һавага туендыручы агачлар утырту эше күмәк рәвештә оештырылып, уңай нәтиҗәләре белән сөендерә.
  • 30 май 2012 - 07:07
    ЮХИДИ хәбәр итә
    28 май көнне көндезге сәгать 2 тулып 10 минутта «Юлдаш» автозаправкасы каршында «ВАЗ-21102» машинасы белән «УАЗ-220695» микроавтобусы бәрелеште.
  • 30 май 2012 - 06:12
    Киномеханик, син кайда?
    Әле күптәнме авылга кино килү бәйрәмгә тиң иде.
  • 30 май 2012 - 06:04
    Беренче укытучыбыз Әлфия апа
    Мәктәптә белем алырга килгән һәрбер укучының күңелендә беренче укытучысы аерым бер урынны алып кала. Аның нинди булуына бәйле рәвештә, я бала белем учагын яратып, көн дә бәйрәмгә барган төсле сөенеп йөри башлый, я бармас өчен меңләгән сәбәп таба. Безнең Әлфия апа Хәсәншина исә һәркемнең йөрәгенә ачкыч табарлык йомшак күңелле, кешелекле,...
  • 30 май 2012 - 06:01
    Мәктәп йолдызлары
    Ул көнне Балтач урта мәктәбенең иң сәләтле, алдынгы укучылары мәдәният үзәге сәхнәсендә йолдыз булып балкыды. Якты янучы йолдызлар белән беррәттән, нәни йолдызчыклар да кабынды.
  • 30 май 2012 - 05:54
    Моны белү кызыклы
    Мортаза байның мирасы Балтач районы халкына бүген дә игелекле хезмәт итә.
  • 30 май 2012 - 05:44
    Үткәнгә балта чапмыйк!
    Тарих эзләрен саклаучы тегермән бүген ярдәм өмет итүче бер олаучы шикелле үткән-киткән кешене озата, каршы ала. Аның бүген шундый хәлдә булуы бик кызганыч. Чөнки районның тарихи мирас объектларыннан булган Аландагы җил тегермәненең язмышы бүген җиде юл чатында.
  • 30 май 2012 - 05:36
    Нәтиҗәле хезмәт
    Үз баласының уңышлары, уңышсызлыклары, гомумән, тормышы белән кызыксынмаган әти-әниләр юктыр ул.
  • 30 май 2012 - 05:32
    Яшел урак өсте
    «Бөрбаш» һәм «Смәел» җәмгыятьләре районда иң бәрәнчеләрдән булып терлек азыгы хәзерләүгә керештеләр. Хәерле сәгатьтә булсын!
Реклама