4 июль 2012 яңалыклары
-
Бер-бер артлы өй туйлары
6,14,19нчы июнь көннәрендә районыбыз җирлегендә гомер итүче Бөек Ватан сугышы чоры ветераннарына яңа йортлар тапшыру тантаналары булып узды.
-
Беләзек кидертәләр
Федераль җәза үтәү хезмәте ирекне чикләүгә хөкем ителгәннәрне күзәтүнең электрон чыганакларын куллана башлады.
-
Йолалар үзгәрми
Узган атнада Чепья җирлегендә удмурт халкының милли бәйрәме «Гырон быдтон» гөрләп узды. Елның-елында оешкан төстә үтүче әлеге бәйрәмне районыбыздагы барлык милләт халыклары да бик зарыгып көтеп ала.
-
Үзгәрешләр
2012нче елның 1нче июлендә Федераль закондагы сыра һәм алкоголь сатуга кагылышлы үзгәрешләр үз көченә керде.
-
Ташка язылган югалмас
Борынгы тарихыбызны өйрәнүдәге мөһим язма чыганаклар (китаплар, кулъязмалар) Иван Грозный Казанны басып алганнан соң һәм коммунистлар хакимлек иткәндә күпләп юкка чыгарылганнар. Мондый очракта кабер ташлары, ташъязмалар бердәнбер тарихи чыганак булып тора. Шуны истә тотып күренекле тарихчы галим Миркасыйм Госманов кабер ташлары булган зиратларны «таш архив» дип атаган иде. Менә шундый...
-
Миллилеккә ни җитә?!
Татарстаныбызда июнь башында старт алган милли бәйрәмебезгә 23ендә Казанда үткән Сабан туе нокта куйды.
-
Брифингта
Узган атнада үткән видеобрифинг «2012нче елда эшмәкәрлеккә ярдәм» дигән темага багышланды.
-
Юксыну
1997нче елның 23нче гыйнвар көне. Югары Сосна авылында, Илдус Әскәров гаиләсендә, беренче шатлык, беренче бала дөньяга аваз сала. Әти-әни бу балага Илсаф исеме кушалар. Төпле тәрбия алып, 2004нче елның сентябрендә кулына сумка, чәчәк бәйләме тотып укырга килгән Илсафны укытучылар, хезмәткәрләр әле дә хәтерли.
-
Яңа мөмкинлекләр
Район электр элемтәсе үзәге «Таттелеком» җәмгыяте тарафыннан тәкъдим ителүче һәртөрле яңалык һәм акция кысаларында гына файдаланып була торган мөмкинлекләр белән райондашларны сөендереп кенә тора.
-
Яралар яңа иде шул...
2011нче елның Юнчы июль көнендә дөньяны тетрәндерерлек вакыйга булды. "Булгария" теплоходы су төбенә китеп, күпме кеше мәрхүм булды. Алар белән бергә Балтач кызы Гөлназның, тормыш иптәше Илнурның да гомерләре өзелде. Ике кечкенә кызлары ятим калды. Ятимнәрне әби-бабайлары Габдулла белән Рәдифә үз тәрбияләренә алды. Бу көннәрнең авырлыгыннан сыгылып егылыр дәрәҗәләргә җитеп...