28 август 2012 яңалыклары
-
Таныш булыйк!
Мин - Гафурова Гөлзилә Фәһим кызы. 1996нчы елның бнчы декабрендә ямьле Алан авылында дөньяга килгәнмен. 2003нче елда авылыбыз мәктәбенең беренче сыйныфына укырга кердем. 2009нчы елда гаиләбез белән Салавыч авылына күчеп килдем. Хәзер исә Салавыч мәктәбендә белем алам. Кечкенәдән шигырьләр, хикәя-әкиятләр язарга яратам. Сезгә дә үземнең шигырьләремне тәкъдим итәм.
-
Әйтер сүзегез булса... Шалтыратыгыз: 2-43-82
«Әйтер сүзләр күбәйде, - дип шалтырата Кунырдан, «исемем редакция өчен генә» дип белдерүче ханым.
-
Кунаклар килде
Көннәрдән беркөнне Балтач җирлеге кунаклар кабул итте. Татарстан Республикасының инвалидлар делегациясе күрше районнарда булганнан соң бездә тукталды.
-
һәрьяктан үрнәк
Хөрмәтле газета укучылар, мин бүгенге язмамда сезне Балтач авылында яшәүче күптөрле һөнәр иясе Рәсим Даутовның эшчәнлеге һәм тормыш юлы белән таныштырып үтәргә уйлыйм.
-
Уңайлы булсын
«Уңайлы мохит» программасы кысаларында районыбызда матур гына эшләр башкарылып килә. Район үзәк хастаханәсе шуның ачык мисалы. Киләчәктә берничә күпфатирлы йортта, урта мәктәптә, социаль яклау бүлеге һәм «Наз» тернәкләндерү үзәгендә дә уңайлылыклар тудырылачак.
-
Котлыйбыз!
Котлыйбыз!
-
Игътибар! Бәйге!
Хөрмәтле укучым! Бүгенгесе көндә, язучы буларак, авыл кешеләре турында зур әсәргә материаллар җыю белән мәшгульмен.
-
Иң тәмле коймак, өч казан пылау
Газетабыз битләрендә Гает бәйрәменә чакыру игъланы басылгач, анда нишлиләр, мөэмин булмаганнарга да барсаң ярыймы соң, дип сораучылар күп булды. Ә инде барып үз күзләре белән күргәч, бәйрәмне бик ошатуларын белдерделәр.
-
Зәңгәрсу чәчәкләр аңлатыр
Гөлшат Галиева - Салавыч Сәрдегәне кызы. Быел Салавыч урта мәктәбенең 7нче сыйныфын тәмамлаган. Күңелендәге хисләрен каләм белән шигъри юлларга сала. 15 яшен тутырып килүче кызның күңел түрендә нинди хисләр бөреләнеп килә? Бу сорауларга җавапны аның шигырьләреннән эзлә, укучым!
-
Авылдашым, ак әби
Газетабызда элек-электән килгән «Күршеләр - иң якын кешеләр» дигән рубриканы дәвам итүебез юкка булмады, әлеге темага язмалар даими рәвештә килеп тора. Күршеләр кайда гына булсаң да иң якын кешеләр булып кала шул ул. Казан каласына тормышка чыгып, шунда гомер итүче журналист Розалия Сафиуллинаның да мәкаләсе әнә шуңа ишарә. Языгыз, күршеләр,...