18 ноябрь 2012 яңалыклары
-
Утырышта
15нче ноябрьдә икенче чакырылыш Балтач район Советының чираттагы 15нче утырышы булып узды.
-
Тиздән
Чираттагы видеобрифингта сүз 2013нче елда Казанда үтәчәк Бөтендөнья җәйге Универсиаданың билет мәсьәләләре хакында барды. Брифингта катнашучылар белдерүенчә, Универсиада вакытында дөнья буенча 1260000 билет сату планлаштырыша. Ачылу тантанасының билет бәясе 750дән 6000гә, ә ярышларныкы 30-300 сумга кадәр.
-
Сыйфат атналыгы
13нче ноябрь көнне районда, «Сыйфат атналыгы» игълан ителү уңаеннан, «Бәхет» кибетләр челтәренең үзәктәге сәүдә ноктасында пилмән тәмләп карау оештырылды. Кулланучыга 4 төрле пилмән тәкъдим ителде. 74 кеше авыз итте, иң күп тавышны хәләл шартларда әзерләнгән пилмән алды.
-
Каратэга омтылыш
10-13 яшьлек балалар арасында, кекусинкай буенча, Казан шәһәренең ачык беренчелегендә «тукмашып», Балтач гимназиясе укучысы Якуб Зарипов (тренеры А.Базагетдинов) чемпион булды.
-
Фикереңне белдер
Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының рәсми сайтында (http://www.mtsz.tatar.ru ) «РФ халкына социаль хезмәт күрсәтү нигезләре турында»гы Федераль закон проекты белән танышып, әлеге проектка карата булган фикер-тәкъдимнәрегезне районның социаль яклау бүлегенең электрон адресына - Raushaniya.Nurgaliev@tatar.ru быелның 20 ноябренә кадәр җибәрергә мөмкин.
-
Анонс
Кичә Алан урта мәктәбендә әхлак укытучыларының «Заманча белем һәм тәрбия бирүдә әхлак укытуның актуаль мәсьәләләре» дигән темада республикакүләм семинар узды. Семинар эшендә КФУ профессоры, филология фәннәре докторы Х.Миңнегулов катнашты. Тулырак язма газетаның киләсе саннарында.
-
Спорт
«Мәктәптә мини-футбол» Бөтенрәсәй проекты кысаларында, Сабада 1997-1998нче елгы кызлар арасында узган ярышларда тренер Рамил Әминев җитәкчелегендәге Салавыч мәктәбе кызлары өченче призлы урынны яулап кайттылар. Алексеевск бистәсендә, авыл районнары һәм вак шәһәр командалары арасында узган волейбол ярышларында, тренер Рәдиф Сөләйманов җитәкчелегендәге 2000-2001нче елгы малайлардан торган район җыелма командасы өченче призлы урынга...
-
Эчмәвең хәерле
Агулану - бик еш авыр патологик нәтиҗәләргә китерә торган процесс. Монда квалификацияле медицина ярдәменнән башка мөмкин түгел. Ул кисәк билгеле була һәм тиз арада катлаулана. Бу вакытта яшәү өчен кирәкле бик мөһим органнар һәм системалар зыян күрә.
-
Күңелгә якын ярыш...
Кемгә ничектер, ләкин Тимирязев исемендәге җәмгыять призына уздырыла торган татарча көрәш ярышлары минем күңелемә иң якын ярышларның берсе булып кереп калды. 1990нчы елның 10нчы мартында тәүге мәртәбә оештырылган ярышта беренче чирканчык алуым төп сәбәпләрнең берсе дияргә кирәк.
-
Яңгулда киленнәр сынатмый
Әйе, әйе, нәкъ менә киленнәр «Яңа тормыш» җәмгыятендә сөт җитештерү буенча иң югары нәтиҗәләргә ирешеп киләләр.
-
Котлыйбыз!
Районның торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә озак еллар намуслы хезмәте өчен Балтач бистәсендә яшәүче хезмәт ветераны Рәис Гани улы Закиров Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Намуслы хезмәте һәм һөнәри бәйрәмнәре - Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне уңаеннан, «Юлчы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең асфальт заводы операторы Шамил Хәлил улы Сабиров Балтач муниципаль...
-
Иҗат җиңүгә илтә
Салавыч урта мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы Гөлшат Галиева (укытучысы Алсу Фәрзиева) Чистай каласында яшүсмерләр арасында үткәрелгән шагыйрә Кояш Тимбикова исемендәге фәнни-эзләнү икенче республика укуларында катнашып, «Укучылар иҗаты» исемле номинациядә уңыш яулап, җөмһүри¬ятебезнең Фән һәм мәгариф министрлыгының Җиңүче дигән дипломына лаек булып кайтты.
-
хатлар килә, хатлар
хатлар килә, хатлар