29 декабрь 2012 яңалыклары
-
Ут чыкты келәмнәрдән...
Елның-елында төрле кыенлыклар, авырлыклар белән оештырылган ярышларның быелгысын уздыру өчен әлләни мәшәкатьләнергә дә туры килмәде. «Бүтән уздыра алмам инде мин бу турнирны», дип йөргән аның баш иганәчесе, татар милли көрәше буенча РСФСРның спорт остасы Рафис Насыйбуллин да ярышлар буласы көнне әйтүгә, энтузиазм белән хәзерлек эшләренә алынды.
-
Театр безне тәрбияли
Безнең Бөрбаш мәктәбендә дәрестән тыш чаралар еш уздырыла. Үткән атнада рус теле атналыгы булып үтте.
-
Радионың беренче көннәре
Казан халкын таң калдырган тарихи сүзләр эфирда беренче тапкыр 1927нче елның 7 ноябрендә яңгырый. ХХ йөз башында радио кеше тормышының аерылгысыз өлеше, киңәшчесе, дусты, тәрбиячесенә әйләнгән бөек могҗиза була.
-
Үрнәк алырбыз
Әле күптән түгел генә группабызда бик тә истәлекле ачык тәрбия дәресе булды. «Спортка багышланган гомер» дип исемләнгән дәрестә районыбызның күренекле улы Айдар Хәйретдинов белән очраштык.
-
Гармун моңнарына уралып...
Габдулла абый шатлыкларын да, кайгыларын да гармун моңнары белән күмәргә ярата. Ни генә дисәң дә, гармун аңа беркайчан да хыянәт итмәгән. Шуңа да, гармун моңнарына уралып гомернең җиде дистә елы үткәне сизелми дә калган.
-
Хаталардан сакланыйк!
Тиздән Яңа ел. Инде кибетләрдә күпләп пиротехникалар сатыла башлады. Пиротехника бүген сезонлы сатыла торган куркыныч товарлар исемлегенә кертелгән.
-
Болай да эшләп була
икән, диделәр район хуҗалыклары җитәкчеләре, баш зоотехниклары районның өч хуҗалыгында үткәрелгән семинарда булып, алардагы фермалар белән танышкач.
-
Шахмат дөньясы кайный...
Башка спорт төрләреннән бер дә калышмый безнең шахмат дөньясы да. Районыбызның әле бер хуҗалыгында, әле бер предприятиедә уйныйлар да торалар.
-
Бердәм булыйк
Имамнарның декабрь ае җыелышы үзенчәлекле булуы белән аерылып торды, чөнки бу очрашу - сөйләшү «Уңыш бәйрәме - 1 еллык эшкә нәтиҗә ясау»га багышланды.
-
«Айлин»ны беләсезме?
Тегү тегә, чигү чигә кызларның уңганнары, дип җырлана җырларда. Бүгенге көндә чигү белән артык шөгыльләнмәсәләр дә, тегү салоннары ачу бик популяр санала. Конкурентлык зур булган заманда үзләре турында реклама ясамый гына эшләгән тегү салонының эшчәнлеге белән танышу теләге мине «Айлин»га алып килде.
-
«Шах» Рәхимҗан
Яшь олыгая барган саен балачак хатирәләре ешрак та, ачыграк та булып искә төшә. Менә быел язлыкта, икесенең дә 60 яшьлек юбилейларын үткәргәндә хәтер сандыклары тагын да киңрәк ачылды.
-
Традиция дәвам итә
2013нче елның 6-7нче гыйнвар көннәрендә «Балтач» универсаль спорт сараенда муниципаль район башлыгы призына XVII традицион көрәш ярышы уздырылачак. Чараның тантаналы ачылу өлеше сәгать 10.00да. Барлык спорт сөючеләрне һәм җанатарларны әлеге олуг спорт бәйрәменә чакырып калабыз.
-
Котлыйбыз!
Авыл хуҗалыгы өлкәсендә озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 50 яшьлек юбилее уңаеннан, «Труд» җәмгыятенең баш зоотехнигы Василий Анатольевич Кумаев Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Озак еллар намуслы хезмәтләре өчен һәм Балтач мех фабрикасының 80 еллыгы уңаеннан, «Мехчы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең түбәндәге эшчеләре Балтач районы башкарма комитеты...
-
Игътибарны арттырыйк!
Районыбызда 30нчы декабрьдән 12нче гыйнварга кадәр мәктәпләрдә кышкы каникуллар башлана. Каникул чорында балалар өйдә генә утырмыйлар.