30 гыйнвар 2013 яңалыклары
-
Сак йөрегез юлларда
7нче гыйнвар. Кичке сәгать алты туларга егерме минутлар тирәсендә Балтач - Кенәбаш юлында ундүртенче модельле машина шоферы тизлекне көйләп бетерә алмый һәм каршы-га килүче машинага бәрелә. Нәтиҗәдә, һәлакәт тудыручы шофер кеше авыр тән җәрәхәтләре ала. 10нчы гыйнвар. Кичке сәгать җидедә Балтач бистәсенең Ленин һәм Зоя Космодемьянская кисешкән чатта «ВАЗ-111730» машинасы...
-
Котлыйбыз!
Татарстанның Яшьләр эшләре һәм спорт, туризм министрлыгы игълан иткән конкурста Балтач балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Ранил Дамир улы Сафиуллин «Иң яхшы балалар тренеры-2012» дигән мактаулы исемгә лаек булды. Аны бу югары бүләге белән чын күңелдән котлыйбыз, сәламәтлек, гаилә бәхете теләп калабыз!
-
Күңелләрдә яши ярасы
Узган якшәмбе Ленинград оборонасында катнашкан һәм анда мәңгелеккә башларын салган, шәһит киткән ватандашларыбызны, аларның тиңдәшсез батырлыкларын искә алу көне булып узды.