1 февраль 2013 яңалыклары
-
1 февраль 2013 - 07:05Бәрәкәтле булсын27нче гыйнвар, якшәмбе көнне, федераль программа нигезендә, яңа «Озерная» урамында салынган чираттагы өйдә Коръән ашы узды. Әлеге йортның ачкычы балачактан ук инвалид калган һәм дә әтисе сугыш ветераны булган, Балтач авылында яшәүче 81 яшьлек Марзия Габдрахмановага тапшырылды. Фото интернет челтәреннән алынды.
-
1 февраль 2013 - 07:03Шәп бүләк«Хезмәткәрләрнең сәламәтлекләрен кайгыртып, «Сельхозхимия» җәмгыяте җитәкчесе дүрт эшчесенә дә «Наз» үзәгенә юллама алып биргән. Ял итүчеләргә хезмәт терапиясе һәм эрготерапия бик ошаган, алар психологик тренингларда да актив катнашканнар. Фото интернет челтәреннән алынды.
-
1 февраль 2013 - 06:31Норма хоккейны яратаЧынлап торып районыбызның хоккей үзәгенә әйләнеп бара бу Норма. Хәер, хоккей уеннарын үз иткән иганәчеләребезнең дә байтагы шушы авылдан шул. Әле менә ике атна рәттән бу авылның хоккей тартмасыннан «утлар» чыкты.
-
1 февраль 2013 - 06:27Абыема бүләккәТуган көнең белән котлап, Шигырь яздым бүләккә. Бер кочак бәхетләр белән Сиңа изге теләктә. Гомерләрең озын булсын, Уңышлар юлдаш булсын. Бәхетләрең ташып торып, Уйларың чынга ашсын. Ике иңдә фәрештәләр, Сакласыннар һәрвакыт. Синдәй якын кешем булу - Минем өчен зур бәхет. «Абыем» диеп дәшәргә, Күңелемә бик рәхәт! Сеңелеңнән сиңа бүләк, Тазалык,...
-
1 февраль 2013 - 06:09Байыйбыз2013нче елга аяк басу белән Пенсия фонды идарәсеннән бары куанычлы хәбәрләр генә килә. «Ана капиталы» сертификаты арту турында хәбәр иткән идек инде. Инде 1нче февральдән пенсияләр дә артачак.
-
1 февраль 2013 - 06:06«Гөлназга кереп кара»Салкын тидердем бугай. Аяк тартмаса да хастаханәгә бармыйча булмады. Үпкәләргә төшкән дип ятарга ук салдылар.
-
1 февраль 2013 - 06:03Сосна кызлары беренче12-13нче гыйнвар көннәрендә Арчада мәктәп баскетбол лигасы кысаларында республиканың зона ярышлары булып узды.
-
1 февраль 2013 - 05:06Балтачта да бар мәзәк«Егермесен дә эшләтербез» Төшке аштан соң ук район хакимияте башлыгы Марат Готовичның янына барырга туры килде. Ул миңа «Нурулла, утырып тор әле» диде дә секретарь кызга эндәште: «ГАИдан берәрсе шалтыратсын әле». Ул арада булмады телефон шалтырады. «Марат абый, бу ГАИдан Габдулла иде». «Менә нәрсә, Габдулла, Балтачта бер светофор бар, анысын...