11 февраль 2013 яңалыклары
-
шагыйрә Фәридә Шакирова иҗаты
Фәридә Шакирова үзе язган шигырьләрне күңелгә үтеп керерлек итеп тә башкара белә.
-
Тәбриклибез
Актив җәмәгать эшчәнлеге өчен һәм 70 яшьлек юбилее уңаеннан, Норма авыл җирлегенең ветераннар советы рәисе Рәфхәт Шәрифулла улы Нигъмәтуллин Балтач муниципаль районының Мактау таныклыгы белән бүләкләнде. * * * Озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 50 яшьлек юбилее уңаеннан, «Татмедиа» җәмгыятенең «Хезмәт» газетасы редакциясенең компьютерда җыю операторы Любовь Пантилеймоновна Бускина...
-
Балтачта кемнәр яши?
Балтач шәһәр җирлеге территориясендә 1755 пенсионер, 395 инвалид, 136 тыл, 9 сугыш ветераны яши.
-
Балтач турында кайгыртып...
Балтач шәһәр җирлегендә 2507 хуҗалык бар. Аларда 8400ләп кеше яши. 300гә якыны шушы җирлеккә кергән Курмала һәм Көек авылларында гомер кичерә. Беренчесендә - 36, икенчесендә 38 хуҗалык бар.
-
Бердәнбер...
Райондашларыбызга хезмәт күрсәтүче теш табиблары арасында Лилия Хаҗиева бердәнбер гүзәл зат. Ягымлы сүзләре, йомшак куллары белән теш сызлауларын юып алгандай дәвалаучы табибә хезмәттәшләре арасында зур абруй казана. Пациентлар да аны бик хөрмәт итә.
-
Хәлебезгә керделәр
Норма теш поликлиникасы хезмәткәрләре адресына бик күпләр бары рәхмәт сүзләре генә әйтә. Хәлебезгә кереп ярдәм итүләренә үзебезнең дә чиксез куанып, рәхмәтләр укыган көнебез.
-
Үз мисалымда ышандым
Азат Ишморатовның яхшы табиб-хирург икәнен ишетеп белә идем. Күптән түгел әлеге сүзләрнең хаклыгына үз мисалымда да ышандым.
-
Сызлауларга дәва
«Аяк-кулларың сызламасын... Тешең дә», дип әйтә торган иде укытучым дөрес җавап биргәч. Хәзер үзем дә яхшылык эшләүчеләргә шулай дияргә яратам. Чөнки сызлауларның аңлатып булмаслык газап икәнен яхшы беләм... бигрәк тә теш сызлавы.