25 февраль 2013 яңалыклары
-
Рәхмәтебез чиксез
25нче февраль көнне матурлардан-матур, акыллылардан-акыллы, тәүфыйклылардан-тәүфыйклы, ярдәмчел, тырыш, безнең өчен иң кадерле булган энебез Рәүпов Наил Әхнәф улына 25 яшь тулган булыр иде.
-
Юмарт йөрәкле иде
Безнең өчен бик тә кадерле якын кешебез, Балтач халкы күңелендә эшлекле, игелекле җитәкче буларак якты эз калдырган Илдус Мансур улы Шиһабетдиновка 22 февральдә 60 яшь тулган булыр иде. Ни үкенеч, ул инде безнең арада юк, үзенә хас гаярь ашкыну ташып торган энергия белән кайнап-мавыгып эшләп йөргәндә, фәкать 56 яшендә юл...
-
Кызыллык китермәде
Әнисенең бер дә җибәрәсе килмәсә дә, әтисе каты торды. - Егет кеше армиядә хезмәт итеп кайтырга тиеш!
-
Патриотлар тәрбиялибез...
23нче февраль - Ватанны саклаучылар көне. Шул уңайдан, балаларга патриотик тәрбия һәм белем бирүдә үзеннән саллы гына өлеш кертүче, зур тәҗрибәсе, төрле дәрәҗәдәге бихисап бүләкләре булган, тормыш иминлеге нигезләре укытучыларының район методик берләшмәсе җитәкчесе, Сосна урта мәктәбе укытучысы Марат Фәрит улы Исмәгыйлевка бары тик бер сорау белән генә мөрәҗәгать иттем.
-
Битараф булмагыз!
Агымдагы елда районда янгын сүндерү бүлегенә янгын чыгу очраклары буенча 7 хәбәр керә. Шуларның 3 очрагы шәхси хуҗалыкларда, 4 очрагы оешма һәм предприятиеләрдә. Янгыннарда 1 кешенең гомере өзелә.
-
Бүген курсант, иртәгә солдат
Нормадагы һөнәр лицеенда 1 февральдән бирле оборона-масса айлыгы бара. Һәр атнаның шимбәсендә узган көннәрдәге эшләргә йомгак буларак зур чара үткәрелә. Узган шимбәдә мастер Рафис Галиев әзерләгән ачык тәрбия сәгате бик эшлекле булды.