25 март 2013 яңалыклары
-
Җиңүләргә рухландырган «Ватаным»
...2012нче ел минем өчен олы юбилейлар елы булып истә калды. Ел башында районыбызның «көзгесе» булган, мәктәп елларында ук (1966 ел) беренче язмам басылып, 47 ел дәвамында, үзендә йөзләрчә мәкаләләремне райондашларым хозурына ирештергән, мине кеше арасына керткән «Хезмәт» газетасына 80 яшь тулды. Менә быел яратып укый торган газетабыз - «Ватаным Татарстан»ның...
-
Гомернең күркәм мәле
60 яшь - ул картлык түгел, ә гомернең күркәм мәле генә. Нәкъ тә шулай. Кылган гамәлләреңнең әҗерен күреп, рәхәтләнеп яшәр чак кына. Балтач күптармаклы торак-коммуналь хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Шамил Җәләевның да шундый чоры.
-
Кечкенәдән өйрәтәбез
Статистик мәгълүматлардан күренгәнчә, 2013нче елның 10нчы мартына республикада 630 янгын очрагы теркәлгән. Районда исә 7 янгын чыккан, аларда бер кешенең гомере өзелгән.
-
Питрәчлеләрне җиңеп...
Балтачның ветераннар командасы Рәсәйнең «Төнге хоккей лигасы»нда чыгыш ясауларын дәвам итә. Узган атнаны алар Көнчыгыш группасында өченче урынны алып, плей-офф уеннарын башладылар һәм 16-17нче март көннәрендә Питрәч районының Боз сараенда боз хуҗаларын 7:4 һәм 9:4 исәбенә җиңеп, Татарстанның дүрт командасы арасына үтеп керделәр. Афәрин, хоккейчыларыбыз! Фото интернет челтәреннән алынды.
-
Елга ике мәртәбә
15-16нчы март көннәрендә 10нчы номерлы районара салым инспекциясенең Балтач бүлекчәсендә «Ачык ишекләр» көне булып узды.
-
Уяу булыйк!
Һәрнәрсәнең алдан хәстәрен күрсәң генә күңелсезлекләр булмый кала. Бигрәк тә әлеге таләп яз көне актуаль. Шуңа да райондашларга язгы ташуга алдан хәзерләнергә киңәш итәбез.
-
Сайлау комиссиясендә
Билгеле булганча, 2012нче елның 1нче ноябреннән көченә кергән, 157-ФЗ Федераль кануны нигезендә участок сайлау комиссияләре хәзер 5 елга төзелә һәм шул 5 ел эчендә булачак бөтен сайлауларны үткәрүдә катнашачак.
-
Авылның данлыклы шоферы
2013нче елның 13нче март көнне Кариле авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Шәрип Таҗиев 90 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп үтте. Бәйрәм уңаеннан, юбилярга Рәсәй Президентының Котлау хаты тапшырылды. - Бик күп сынаулар аша узып, ятимлек ачысы, сугыш афәте кичереп тә, ничек шушы яшькә җиттем икән? - дип каршы алды кунакларны...