8 апрель 2013 яңалыклары
-
Комиссарны күрү — зур бәхет
Дәһшәтле Сталинград сугышында катнашкан райондашларыбыз, Бөек Ватан сугышы ветераннары - бик күп сугышчан бүләкләр иясе Зиннәт ага Хәкимуллин Яңгул; Кызыл Йолдыз ордены кавалеры, дистәләгән медальләр иясе Вәгыйз ага Газизов (рәсемдә) Түнтәр авылларында гомер кичерә.
-
Алар Җиңү яулады
Булмасын кабаттан сугышлар Туганбыз кырык бернең көзендә, Көзнең дә иң шомлы төнендә. Әтиләр сугышка киткәннәр, Шул елның томанлы көнендә. Бик озак барган ул сугышлар, Хәсрәттән кысылган сулышлар. Йөрәктә мең әрнү, мең яра, Хатлар да тукталган бер ара. Ә беркөн килгән кара хат Укый алсаң, син укып бак, Хәбәрсез югалды ирең,...
-
Ашыгыч ярдәм — бушлай
2013 елның 1 гыйнварыннан «Россия Федерациясендә мәҗбүри медицина иминияте турында» Федераль закон нигезендә ашыгыч медицина ярдәме хезмәте мәҗбүри медицина иминияте системасына кертелде.
-
Ишетсәгез иде безне
Хөрмәтле райондашлар! Сәламәтлек Аллаһның безгә биргән бүләге. Берәүләр сау-сәламәт булып, берәүләр авыру, зәгыйфь булып дөньяга килә. Адәм баласы бөтен әгъзалары таза булганда гына үзен бәхетле сизә. Соңгы вакытларда авыру балалар туу очраклары аз түгел, бу әти-әни өчен бик зур кайгы-хәсрәт. Гаиләсендә авыру бала бар икән, аны сәламәтләндерү өчен, без ул...
-
Башланды
1нче апрельдән «Хезмәт» газетасына язылу тулы куәтенә башланды. Быелның 2нче яртыеллыгында да бергә булыйк, дип райондашларыбызга мөрәҗәгать итәбез. Газетабызга язылу мәсьәләсендә хат ташучыларга, элемтә бүлекчәләренә мөрәҗәгать итегез!
-
Эшлекле сөйләшү
Район башкарма комитетының утырышлар залында хуҗалык җитәкчеләре, агрономнары, инженерлары һәм икътисадчылары өчен агрономик конференция булды.