10 апрель 2013 яңалыклары
-
Булдырабыз да инде...
Казан шәһәрендә «Казан тимер профиле» акционерлык җәмгыяте призына узган чаңгы ярышларында Балтач гимназиясенең 10нчы сыйныф укучысы Алексей Григорьев моңарчы күрелмәгән рекорд куйды.
-
Онытылмас кайгы
Аның арабыздан шулай иртә китәсенә берәү дә ышанмады. Авыл халкы яратып, үз итеп эндәшә торган «Путин» кушаматлы егетебез бүген салкын җир астында ята. Ә аның туганнары һәм дуслары хәтер тулы күңел ярасыннан күз яше түгә.
-
Туйны Кунырда итик
Мәһабәт зур, якты, матур бина! Киң ишекләр ачылып китә... һәм сине чәчәкләргә күмелгән бизәкле баскыч каршы ала, туй көенә икенче катка күтәреләсең, анда серле һәм сихри алтын капкадай бизәкле арка туй табынына озата бара... Яшьлек туе! Хисләр ташкынын кайнаткан нинди матур хозурлыкта ул. Шарлар, чәчәкләр! Ә өстәлдә - өр-яңа меню,...
-
Су килде, су китте
8 апрельдә Шушмада су күтәрелеп ярларыннан чыкты. Балтач янында ташу «Сосна» хуҗалыгы болыннарын күмеп сөт-май комбинатына кадәр җәелде. Елга яры янәшәсендәге кайбер бәрәңге бакчалары да су астында калды. Кариледә дә су баскан бакчалар күп булган. Икенче көнне кинәт салкынайтып җибәрү ташкынга артык җәелергә ирек бирмәде. Елгадагы ташу кабат ярларына төшеп...
-
Бер сорауга өч җавап
Апрельнең беренче көненнән үк яз үзен күрсәтә башлады. Март буенча яуган карлар күзгә күренеп юкка чыкты, су ташып елгалар ярларына кайтты. Бик тиздән кырлар кардан арчылып тракторлар шавына күмелер. Район хуҗалыкларында язгы кыр эшләренә әзерлек ни дәрәҗәдә? Түбәндә кайбер җәмгыять белгечләренең шуңа җавабын тәкъдим итәбез. «Кызыл юл» җәмгыяте баш агрономы...
-
Кәрәзле элемтә
Соңгы вакытта районда «Таттелеком» ачык акционерлык җәмгыятенең кәрәзле элемтә челтәре эшли башлаячак дигән сүзләр йөри. Бу хакта тәгаен белү нияте белән район электр элемтәсе үзәге җитәкчесе Рафил Галәветдин улы Хисамиевка мөрәҗәгать иттек.
-
Иң күбе Бөрбашта
Быел кырларга кертү өчен иң күп аммиак суын - 700 тонна «Бөрбаш» хуҗалыгы запаслады. Бүген ул «Татарстан"да - 600, «Труд»та 400 тонна бар. Шул ук вакытта химик составы ягыннан зыянсызрак саналган бу ашлама «Сорнай», «Кама», Тукай исемендәге, «Уңыш», «Борнак», «Арбор», «Алга» хуҗалыкларында бөтенләй юк. Һәм аларда ашламаларның башка төрләре дә...
-
Котлыйбыз!
Республиканың «Авыл клублары» программасы кысаларында Алан авылында күпфункцияле үзәк төзегән өчен «Стройсервис» җәмгыяте коллективы (җитәкчесе Наил Сафиуллин) Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан III дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Фото интернет челтәреннән алынды.
-
Каратэ-кекусинкай Балтачта...
Елдагы традициягә тугры калып, Балтач балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Альберт Бәзәгетдинов каратэ-кекусинкай буенча үз фикердәшләрен, хезмәттәшләрен, дусларын Балтачка җыйды.
-
Котлыйбыз!
Районның торак-коммуналь хуҗалыгын үстерүдәге казанышлары өчен һәм 60 яшьлек юбилее уңаеннан, «Балтач күптармаклы торак-коммуналь хуҗалыгы» җәмгыятенең генераль директоры Шамил Шәфыйк улы Җәләев Балтач муниципаль районының Мактау таныклыгы белән бүләкләнде. Кулланучылар кооперативы системасында озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 60 яшьлек юбилее уңаеннан, Улисьял авылы кибете мөдире Ананий Лукьянович Кузьмин Балтач...
-
Балтачта да бар мәзәк
Аякларыннан санаган Кариле авылында Мөслимә һәм Мәсхүт Шакировларның гаиләсендә 9 бала туа. Балалар бик тәртипле, дус, тату булып үсәләр. Кечерәк вакытларында Мәсхүт абый аларны капкадан санап кертә торган булган. Тора-бара балалар үскән, төрлесе-төрле вакытларда кайтып йокларга ята торган булганнар. Әти кеше төн уртасында торып, идәндә тезелешеп яткан (ул чакта караватлар...
-
«Ел укытучысы» — шоу түгел
Бүген мәгариф системасында конкурсларның саны да, төре дә бихисап. Әмма укытучының чын йөзен ача торган бәйге, һичшиксез, «Ел укытучысы» конкурсы. «Ел укытучысы - 2013» Бөтенрәсәй конкурсының муниципаль этабында районыбызның 18 укытучысы катнашты. Ә финалга аларның сигезе үтте, финалистлар белән якыннан танышыйк әле.
-
Берәүләрдә үсеш, ә...
Район сөтчелек фермалары язга кергәндә савымны шактый арттыруга ирештеләр.
-
Беренче булмасалар да...
Күптән түгел Кукмараның «Зилант» спорткомплексында төньяк районнарның Пенсия фонды идарәләре арасында IV спартакиада үткәрелде.