11 апрель 2013 яңалыклары
-
Туфанны мәңгеләштергән театр
Түбән Кама каласының Туфан Миңнуллин исемендәге татар дәүләт драма театры артисткасы Гөлгенә Зәйнуллина (рәсемдә) белән аралашкач, аның иҗаты, куйган хезмәтләре хакында бик аз белүем өчен оялып куйдым.
-
Бөрбаш тагын шаулады...
Районыбызның Бөрбаш авылын, аның көрәшчеләре данын бөтен Россиягә таныткан, узган 20нче гасырның 70-80нче еллары легендар шәхесе, татар милли көрәше буенча РСФСРның спорт остасы Фидәил Шакировны авылдашлары онытмый. Ел саен аның истәлегенә балалар арасында татарча көрәш ярышлары матур традициягә әверелде. Бу көн елның-елында бөрбашлылар өчен зур бәйрәмгә әверелә. Алар шушы ук...
-
Ак бәхеткә капка ачып
Сигезенче мартта Мөҗиповлар гаиләсе зурлап Халыкара хатын-кызлар көнен билгеләп үтте. Казаннан уллары Булат белән Нияз гаиләләре белән кайтып Фәридә ханымга олы бүләк ясаган иде. Нәкъ бер айдан һәммәсе дә төп йортка җыелып, янәдән гөрләтеп бәйрәм итәчәк. Чөнки 8нче апрель көнне Фәридә ханымның 55 яшьлек күркәм гомер бәйрәме. Бу матур юбилеена...
-
Балтачта да бар мәзәк
«Бездә сугышның беткәне юк ич» Байтак еллар Балтач районы комсомол оешмасын җитәкләгән Рәшит Муллагали улы Галимов берзаман Югары партия мәктәбенә укырга китте. Аны уңышлы гына тәмамлагач күрше Арча районының партия комитетында оештыру бүлеге мөдире булып эшли башлады. Безнең районда исә бу постта күренекле шәхес Мөхәммәт Якупович Якупов эшли иде. Ул...
-
Табигать сакчылары
Күкрәкләрне тутырып суларлык саф һавасы, асфальт юлдан тәгәрәгән җитез гөрләвекләре һәм яз хәбәрчеләре белән табигатьнең иң матур ел фасылы - яз килде. Яз аендагы матур үзгәрешләр без - мәктәп укучыларын да битараф калдырмый. 2013нче ел - Экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы дип игълан ителү уңаеннан, безнең Балтач мәктәбендә сыйныф...
-
Клубта клуб эшчәнлеге
Норма мәдәният йортында «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре «Кайгырту» дигән әти-әниләр клубының чираттагы утырышын уздырды.
-
«Парклар маршы»н каршылап
Татарстан урман хуҗалыгы министрының боерыгы нигезендә республикабызда «Парклар маршы - 2013» акциясе игълан ителде. Шул уңайдан, безнең районда нинди чаралар планлаштырыла икән? «Балтач» дәүләт тыюлыгы директоры Альберт Фәрхетдинов белән сөйләшәбез.
-
Изге гамәл
«Бер рәхмәт мең бәладан коткара ул, балам» дип әйтеп үстергән әби балалары алар. Сүзем «Әмәнулла әлепле артистлары» дигән комедия куеп йөрүче Шубан артистлары турында. Артист дисәм дә ялгышмам, чөнки Фәрит Хәлиуллин, Рифат Закиров, Абдулла Вәлиуллин, Гәүһәрия Шәйхиева, Рәсүлә Гыйматова, Фирдинә Хәсбиуллинаның берсе өчен дә сәхнә яңалык түгел. Кайсы терлекчелектә, кайсы...
-
Үрнәк булыйк
Карлар эрү белән Балтачыбызда янәдән чүпләр баш калкытты. Бу күренеш безне бер дә бизәми. Район үзәге буларак безнең җирлек калганнарга һәрчак үрнәк булырга тиеш. Шуңа да Балтачыбызны матурлау, чистарту эшенә бергәләп алынсак иде. Шәхси йорт яннарын гына түгел, күпкатлы йортлар, оешма-предприятие тирәләрен җыештыру, биредә тәртип урнаштыру, чүп контейнерлары торган урыннарны...
-
Ялтрада яңа чаңгы юллары
Кышның тиз генә китәргә теләмәве безнең чаңгычыларыбыз өчен аеруча куанычлы булды.
-
Бер булганнан бар да була
Бер булганнан бар да була, ди халык. Бу әйтем Балтач урта мәктәбе укучысы Ринат Нуриевка бик туры килеп тора. Район, республика күләмендә гел призлы урыннар яулаучы Ринат Рәсәй күләмендә үткән олимпиадада экология буенча җиңү яулады. Мәктәпнең чын мәгъәсендә йөзек кашы булган Ринат Нуриевка белем үрләрен яулауда зур уңышлар теләп калабыз....
-
Язучылар Субашта
Язучылар Субашта 8нче апрель көнне Субаш җирлеге бертөркем язучыларны кабул итте. «Бер очрашу - үзе бер гомер» дип аталган музыкаль әдәби кичәнең мәртәбәле кунаклары - ТР Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан, танылган язучы Нәбирә Гыйматдинова, райондаш-шагыйрьләр Гарифҗан Мөхәммәтшин, Фәридә Шакирова иң элек «Туган якны өйрәнү» музеенда булды. Соңрак язучылар һәм...
-
Ялкынлы яшьләр
Күптән түгел «Ялкын» журналы «Тиз уку» бәйгесенә йомгак ясады. Район күләмендә җиңү яулаучылар башкалада үткән фестивальдә үз көчләрен сынады. Норма урта мәктәбе укучысы Расил Сабирҗанов район бәйгесендә беренче урынга лаек булган иде. Фестивальдә Расил киләчәктә татар матбугаты һәм әдәбияты сафларына килеп кушылачак яшь журналистлар һәм язучылар өчен «Ялкын» журналы уздырган...
-
Матур ярыш булды
Бер дә аптырап тормый инде бу, безнең Фагыйль Фәләхетдинович. Үз тирәсенә бергә эшли торган тренерларны җыеп сөйләште дә, менә дигән итеп, 1997-98 елларда һәм аннан соңгы елларда туган балалар арасында кул көрәше ярышлары оештырды да куйды. Укучыларның республика спартакиадасына сайлап алу ярышлары буларак оештырылгач, сайлап алу өчен дә зур мөмкинлекләр...