24 апрель 2013 яңалыклары
-
«Иң яхшы терлекчелек йорты» конкурсы бара
Авыл хуҗалыгы тармагында быел беренче мәртәбә генә үткәрелсә дә, әлеге бәйгенең әһәмиятле чара булуын билгеләп үтәргә кирәк. Сүзем «Иң яхшы терлекчелек йорты» конкурсы хакында.
-
Әфганчылар өмәгә!
Әфганчы дуслар! Әфган җирендә интернациональ бурычларын үтәгән якташларыбыз хөрмәтенә Балтачта куелган һәйкәл-обелискны тәртипкә китерү буенча традицион өмәгә чакырабыз. Җыелу 27нче апрельдә сәгать 11дә. Эш кораллары белән килү сорала.
-
Кыр эшләре башланды
20нче апрельдә «Игенче» җәмгыятендә Рәшит Мотыйгуллин кыр эшләрен башлап җибәрде. 2 көндә «МТЗ-80» тракторына тагылган «Амазонка» агрегаты белән 72 гектар күпьеллык үләннәргә, 47 гектар уҗымга минераль ашламалар кертте. 21нче апрельдә Рамил Мөхәммәтшин «Т-150» тракторында 35 гектар туңга сөрелгән җирләрне тырмалады. * * * 21нче апрельдә «Татарстан» җәмгыятендә Илшат Хидиятов, Рафаэль...
-
Зиратларны чистартыйк
Хөрмәтле Балтач бистәсендә яшәүчеләр! 27нче апрель көнне Балтач бистәсе зиратын чистарту буенча өмә оештырыла. Көчендә булган, йөри алган һәрбер ветеран агаларны изге эшкә кушылырга чакырабыз. Килә алмаганнар үзләренә алмаш җибәрә ала. Өмә иртәнге сәгать 8дә башлана. Бистә ветераннары Фото интернет челтәреннән алынды.
-
Язылыгыз, укыгыз
Хәзерге вакытта 2013нче елның 2нче яртыеллыгы өчен «Хезмәт»кә язылу бара. Газета укучыларына мөрәҗәгать итеп шуны исегезгә төшерәбез: киләчәктә дә бергә булыйк, язылыгыз, укыгыз, «Хезмәт» белән үтсен һәр көнегез!
-
Котлыйбыз!
Дәүләт һәм җирле үзидарә органнарында озак еллар намуслы хезмәтләре өчен һәм җирле үзидарә көне уңае белән түбәндәге иптәшләр муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде: - Вакыйф Мансур улы Зәкиев - район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары; - Илшат Солтан улы Галимуллин - финанс -бюджет палатасы рәисе урынбасары; - Раиф Равис...