19 июнь 2013 яңалыклары
-
БЕРЕНЧЕ ЭТАП ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ
«IТ- чемпион» республика конкурсының беренче этабы тәмам. Җиңүчеләрне 1нче июнь көнне Казанның IT паркында тәбрикләделәр. Алар арасында райондашыбыз гимназиянең 10 сыйныф укучысы Лира Мифтахованың булуы бик сөенечле хәл. Лирага конкурс дәвамында туганнары, дуслары нык ярдәм иткән. Ә иң зур ярдәмчесе билгеле олы җиңүгә этәргән информатика укытучысы Марат Мөкминов. Алда конкурсның...
-
КЕМНЕҢ ӨЕ ЧИСТА
Социаль хезмәткәрләр арасында 1нче апрельдән 30нчы майга кадәр «Чиста йорт» акциясе үткәрелде. Җиңүчеләр билгеле. Социаль хезмәткәрләр арасында Руфинә Гайфетдинова (Чутай) - беренче, Мәүлизә Ибраһимова (Карадуган) - икенче, Гөлнар Галиева (Шеңшеңәр) өченче булды. Шәфкать туташлары арасында беренчелек Илүзә Галиевада (Чутай). Азга гына калышып Резеда Силина (Смәел) икенче булды. Илһамия Сафина (Кече...
-
ЛИДЕРЛАР ЯЛ ИТӘ
14нче июньнән «Романтик» ял лагерында җанлы тормыш башланды. Ел буе җыелган тынлыкны балаларның шат авазы алмаштырды. Быел беренче сменада алты отрядта 100 бала ял итә. Аларга Римма Низамиева җитәкчелегендәге 12 вожатый хезмәт күрсәтә. Вожатыйлар нигездә Арча педколледжы студентлары. Беренче смена профильле булып, балалар биредә лидерлык серләренә төшенәчәк һәм инглиз телен...
-
САЙЛАУЛАРГА ӘЗЕРЛӘНӘБЕЗ
Татарстан Республикасының үзәк сайлау комиссиясе мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр арасында «Без Рәсәй гражданнары» дигән иҗади конкурс үткәрде. Балтачлылар исә конкурсант һәм лауреат исеме алуга иреште. Балтачтан Марсель Галимуллин «Мин киләчәктә сайлаучы» номинациясендә икенче урын яулады. Рәзинә Төхвәтуллина (Балтач) исә «Йөрәк һәм шигырь белән сайлыйбыз» номинациясендә лауреат булды.
-
Бушлай юридик консультация хезмәте күрсәтеләчәк
21нче июнь көнне «Бердәм Россия» сәяси партиясе Балтач бүлеге башкарма комитеты бүлмәсендә (китапханә бинасы, 3 кат, ЗАГС ягыннан керергә) халыкка Балтач районы юристлары - (8.00-11.00), адвокат Р.М.Нәбиев - (11.00 - 13.00), прокурор ярдәмчесе Г.М.Галиуллина - (13.00-16.00) халыкка бушлай юридик консультация хезмәте күрсәтәчәк. Рәхим итегез! Белешмәләр өчен телефон: 2-52-38.
-
Сайлаулар көне билгеләнде
«Россия Федерациясе гражданнарының сайлау хокукларына һәм референдумда катнашу хокукына төп гарантияләр турында» Федераль Законның 71 статьясының 8нче бүлеге һәм «Татарстан Республикасы Сайлау Кодексы» турындагы 21нче номерлы Татарстан Республикасы Законының 123 маддәсе нигезендә Балтач район территориаль сайлау комиссиясе үз карарлары белән Балтач шәһәр тибындагы поселогы Советына 6нчы, Урта Көшкәт авыл җирлеге...
-
БӘЙРӘМГӘ ДӘШӘБЕЗ
«Гырон быдтон» - сабан, ягъни чәчү бетү дигәнне аңлата. Менә ничә еллар инде, бу бәйрәмнең республикакүләм дәрәҗәдә үткәрелүе дә Балтачыбыз өчен әһәмиятле роль уйный. Быелгы бәйрәм Чепья Сабан туе мәйданында 21нче июнь көнне үткәреләчәк. Бәйрәмнең ачылу тантанасы 13 сәгатьтә башлана. Күпмилләтле Балтач районы җирлегендәге олы бәйрәмнең даны еракларга таралсын! Бәйрәм...