11 сентябрь 2013 яңалыклары
-
Баш тартма!
СОЦИАЛЬ ПАКЕТ ӨЧ ӨЛЕШТӘН ТОРА: - дару өлеше; - санаторийларга путевка өлеше; - шәһәр һәм шәһәр яны транспортларында йөрү хокукы.
-
Халык белән очрашу
17нче сентябрь көнне Татарстан Республикасының бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Гүзәл Любисовна Удачина халыкны кабул итә. 13нче сентябрьгә кадәр 2-43-34 телефоны аша язылу кирәк. Фото kazan.dkvartal.ru
-
Прокурорлар конференциядә
8еннән 12нче сентябрьгә кадәр Мәскәү шәһәрендә прокурорлар ассоциациясенең Халыкара конференциясе үткәрелә.
-
Чәчәләр дә, сөрәләр дә
Быел ындыр табагына иң күп ашлык кайтарган өч хуҗалыкның берсе - «Игенче» булды.
-
Орлыклык бәрәңге
Орлык өчен 60-80 грамм авырлыктагы (тавык йомыркасы кадәр һәм аннан зуррак) бәрәңгеләрне калдыралар. Бәрәңгеләр киселмәгән, кутырламаган, нематода белән зарарланмаган булырга тиеш. Бакчагыз зур булмаса, әйтик 2-3 сутый өчен 7-8 чиләк бәрәңгене агым суда юып, 10-15 көн дәвамында яктыда яшелләндереп саклауга кую яхшы. Бу зарарлы микробларны бетерергә, язын бөреләрнең тиз уянуына...
-
Хезмәткә хөрмәт
Озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 55 яшьлек юбилее уңаеннан, Балтач районы мәшгульлек үзәгенең баш бухгалтеры Галимә Галиәхмәт кызы Михайлова муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
-
Иң күп ашлык ташучылар
Быел уракта басудан ындырга иң күп ашлык кайтарган шоферлар (күрсәткечләр тонналарда).
-
Сердәш (сәхифә)
Яшь барган саен искә төшә Мин авыр тормышта үстем, ата-ана назы күрмәдем. Әллә шуңамы яхшылыкның да кадерен белергә өйрәнмәгәнмен бугай. Мәктәпне тәмамлауга бәхет эзләп Казанга киттем. Вагоннан йөк тә бушаттым, ресторанда тәлинкә дә юдым, спорт сараенда бәдрәфләр дә җыештырдым. Йөкчегә акчаны аз түләделәр, рестораннан бер бик яхшы сервисны ваткан өчен...
-
Ул хөрмәткә лаек
Балтач кулланучылар җәмгыяте рәисе Хәертдин Шәйхетдинов белән бер очрашуымда ул миңа Балтач ашханәсе коллективы турында бик җылы фикерләр әйткән иде. Чыннан да, Лидия Габидуллина җитәкләгән коллектив соңгы вакытта кулланучылар җәмгыятенең төп терәгенә әйләнгән икән.
-
Балтачлылар IT-чемпион бәйгесендә
«IT-чемпион» бәйгесе ике номинациядә оештырыла. Конкурсның «Иң актив укучы» дип атала торган өлешендә катнашырга теләүчеләр әти-әниләре, әби-бабайлары, туганнары, күршеләренә республиканың электрон хезмәтләр порталында uslugi.tatarstan.ru теркәлү узарга ярдәм итәргә тиеш. Укучы ярдәмендә сайтта шәхси кабинетын булдырган һәркем үз битендә яшүсмернең «Татарстанда электрон мәгариф» (edu.tatar.ru) мәгълүмати системасындагы шәхси логинын җыя.
-
Сеңлемә
Самавырлар кайнап торсын Сал каенның күмерен. Бала хәсрәтләре шулай Кыскарттымы гомерең?