18 сентябрь 2013 яңалыклары
-
18 сентябрь 2013 - 04:23Бушлай консультация20нче сентябрь көнне «Бердәм Россия» сәяси партиясе Балтач бүлеге башкарма комитеты бүлмәсендә (китапханә бинасы, 3нче кат, ЗАГС ягыннан керергә) Балтач районы нотариуслары - (8.00-11.00), адвокат Рашит Нәбиев - (11.00-14.00), прокурор ярдәмчесе Гөлнара Галиуллина - (14.00-16.00) халыкка бушлай юридик консультация хезмәте күрсәтәчәк. Рәхим итегез! Белешмәләр өчен телефон: 2-52-38.
-
18 сентябрь 2013 - 04:18Әйтер сүзегез булса... Шалтыратыгыз: 2-62-53- Ел саен җәйгә чыктык исә төтен эчендә утырабыз. Авыл чүплеген яндыралар. Әле менә «Хезмәтенең 2010нчы елда чыккан 6 август саны кулга керде. Анда да бу хакта язылган. Неужели, бер чара күреп булмый инде, - дип хәбәр итте Чепьядан үзен Света дип таныштырган ханым.
-
18 сентябрь 2013 - 04:16Ике телне дә яхшы бел!Һәркемгә мәгълүм булганча, Татарстан Республикасында ике дәүләт теле. Шуңа да безнең балаларның кечкенәдән үк рус телен дә, татар телен дә үзләштерү, ике милләтнең мәдәни мирасын өйрәнү мөмкинлеге бар.
-
18 сентябрь 2013 - 04:12«Наркотикларсыз тормыш»16нчы сентябрьдән 16нчы октябрьгә кадәр дәвам итәчәк айлык нәкъ менә шулай атала.
-
18 сентябрь 2013 - 04:10Хезмәткә хөрмәтОзак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 55 яшьлек юбилее уңаеннан, «Юлчы» җәмгыяте бухгалтеры Гадения Таһир кызы Ногманова Балтач муниципаль районының Мактау таныклыгы белән бүләкләнде. * * * Район халкының сәламәт тормыш-көнкүрешен тәэмин итүдә озак еллар намуслы хезмәте өчен һәм 55 яшьлек юбилее уңаеннан, Роспотребнадзор идарәсенең Татарстан Республикасы буенча Кукмарадагы территориаль...