1 октябрь 2013 яңалыклары
-
1 октябрь 2013 - 06:17Чиста булсын, балкып торсын!Елның-елында республикабызда «Татарстанның чиста урманнары» акциясе зур колач белән үтә. Быел да ике этапта: берсе язын, икенчесе көзен игълан ителде.
-
1 октябрь 2013 - 06:16Булган кызларБулдыра инде безнең кызлар. Сүз шахматны үз иткән Балтач урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары Гөлшан Сөләйманова белән Рамилә Шаһимәрдәнова хакында.
-
1 октябрь 2013 - 06:12Ярминкәгә рәхим итегез!5нче октябрь көнне Балтачта һәм Чепья җирлегендә авыл хуҗалыгы оешмалары, предприятиеләре, шәхси эшмәкәрләр, район мәктәпләре катнашында көзге ярминкәләр узачак. Хөрмәтле райондашлар, ярминкәләргә рәхим итегез!
-
1 октябрь 2013 - 06:10Ункөнлек кысаларындаДекада кысаларында 5 һәм 12нче октябрь көннәрендә Балтачта урнашкан мунчада өлкәннәр бушка юына алачак. Шулай ук чәчтарашханәләрдә ташламалы бәядән чәч кисәчәкләр.
-
1 октябрь 2013 - 06:08Балтачта Өлкәннәр бәйрәме30нчы сентябрь көнне өлкәннәр өчен район ашханәсендә зур чара үткәрелде. Кунакларны район башлыгы Рамил Нотфуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты Марат Зарипов котлады. Өлкәннәребез мул табын артында мәдәният үзәге артистларының моңлы җырларын, дәртле биюләрен тамаша кылып, чарадан бик канәгать калып таралышты.
-
1 октябрь 2013 - 05:59Яшисе дә, әле яшисеБалтачта яшәүче Нәфисә Гафетдиновага 90 яшь тулды. Юбилярның туган көне балалары, оныклары һәм районнан килгән җитәкчеләр белән зурлап билгеләп үтелде.
-
1 октябрь 2013 - 05:00Үкенечләрдән сакланыйкБалтач мәдәният үзәгендә «Наркотикларсыз тормыш» айлыгының ачылу тантанасы булып узды.
-
1 октябрь 2013 - 04:51ГАИЛӘ, МӘХӘББӘТ, ТУГРЫЛЫК (сәхифә)Хөрмәтле укучым! Сәхифәбез дөнья күрә башлаганнан бирле районыбызның төрле авылларында яшәүче үрнәк гаиләләр белән күзгә-күз очраштык, матур, тигез, бәхетле гаилә төзү серләренә төшендек. Бүген дә әлеге изге эшебезне дәвам итәрбез. Тигезлектә яшәгән парларның ялгыз калгач нинди хисләр кичергәнен белербез. Үзебезгә алардан гыйбрәт алырбыз, нәтиҗәләр ясарбыз. Шулай ук гаиләдәге кызык мизгелләр...
-
1 октябрь 2013 - 04:42КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН (сәхифә)Террорга каршы нык торабызмы? Соңгы елларда тормышның тынычлыгын бозган, канкойгыч хатирәләргә китергән күренешләрнең берсе - террорчылык. Террорның максаты - дәүләткә, халыкка зыян китерүче политик үзгәрешләр тудыру. Шуңа күрә террорчылык хокук бозуның катгый рәвеше булып санала.