Хезмәт

11 октябрь 2013 яңалыклары

  • 11 октябрь 2013 - 05:37
    Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин котлый:
    Хөрмәтле райондашлар, газиз дин кардәшләребез! Сезне ихлас күңелемнән ислам диненең иң олуг бәйрәмнәренең берсе - Корбан бәйрәме белән котлыйм. Бүгенге тормышыбызда динебезнең йогынтысы көннән-көн арта бара. Моны күреп күңел сөенә. Әхлакый кыйммәтләрне үз эченә алган һәм рухи яктан пакъләндерүче ислам динен тотучыларның күбәюе дә сөенечле хәл.
    0
    0
    0
  • 11 октябрь 2013 - 05:17
    Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин котлый:
    Хөрмәтле авыл эшчәннәре! Алтын көзнең гаҗәеп матур бер көне - табигатьнең искиткеч соклангыч мизгеле безгә тагын бер олы бәйрәм алып килде. Бу исә авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне.
    0
    0
    0
  • 11 октябрь 2013 - 05:15
    Гает намазына чакырабыз
    Хөрмәтле балтачлылар! Сезне 15нче октябрь көнне сәгать 06.40та бистәбезнең Үзәк һәм «Раиф» мәчетләренә гает намазына чакырабыз. Автовокзал, «Алтын ай» кибете һәм Каенлык урамы башларыннан 06.15 сәгатьтә бергәләшеп тәкбир әйтеп кузгалабыз.
    948
    0
    0
  • 11 октябрь 2013 - 05:12
    Торак шартлары яхшыра
    Шушы көннәрдә Куныр авылында яшәүче Гөлназ һәм Расил Гафиуллиннар «Инвалидларның торак шартларын яхшырту» программасы кысаларында яңа йортлы булды.
    935
    0
    0
  • 11 октябрь 2013 - 04:59
    Яңарышка таба
    Җирдә тормыш бар икән, авыл хуҗалыгында эшләүчеләргә, алар җитештергән продукциягә ихтыяҗ беркайчан да бетмәячәк. Димәк, аларның ел саен көзнең нәкъ уртасында билгеләп үтелә торган һөнәри бәйрәмнәре дә мәңге календарьдан төшмәячәк. Район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Фирдәвес Нәбиуллин кабинетында сөйләшә торгач, әнә шундый фәлсәфи уйларга кереп киттек.
    782
    0
    0
Реклама