"Хезмәт" газетасы - Балтач районы
Узган атнада гимназиянең «Мөстәкыйль балалар» төркеме «Сәламәтлек йөгереше»нә чыкты.
Казан шәһәрендә үткән XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада кунакларын һәм катнашучыларын транспорт белән тәэмин итүдә керткән өлешләре өчен Рәсәй Федерациясенең транспорт министры «МДСУ-1» җәмгыяте хезмәткәрләре Мулланур Камил улы Абдуллинга, Илһам Миңнеәхмәт улы Әюповка Рәхмәт белдерә.
Иске Салавычта яшәүче Мөхлис Хәбибуллинга 5нче октябрьдә 90 яшь тулды. Рәсәй Президентының Котлау хатын муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин үзе тапшырды.
Чепьядагы социаль тернәкләндерү бүлекчәсе хакында райондашларыбыз яхшы белә. Соңгы вакытта бүлекчә бик күп үзгәрешләрләр кичерде, яңалыклар да бихисап. Шуңа да без бүлекчә директоры Тәнзилә Салих кызы Зәкиевага берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.
Күптән түгел көз фасылының үзенә генә хас булган матурлыгын һәм гүзәллеген күрә белү, соклану хисләре тәрбияләү максатыннан мәктәпкә әзерлек төркеме белән табигатькә экскурсиягә чыктык.
Шушы көннәрдә генә агросәнәгать комплексы үсешендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Нократ» агрофирмасы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең генераль директоры (Мамадыш районы) Кәримуллин Хәмит Габидулла улына «Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.
Яна йөрәк, сыкрый күңел, Улымны югалтканга. Хак Тәгалә бирсен терәк, Исән-сау калганнарга.
- Бүген кешелекнең яшәешенә куркыныч тудыра торган афәтләр күп, аларның иң хәтәре - кеше акылы.
Республикабызда игълан ителгән «Урман утырту көне»н Балтач балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе коллективы бәйрәм рухында хезмәт вахтасында билгеләп узды. 5 октябрь көнне Балтач үзәгендә көзге ярминкәләр гөр килгән бер мәлдә бу коллектив бердәм булып «Балтач» спорткомплексы территориясендә агач утыртырга чыкты.
0