Хезмәт

12 ноябрь 2013 яңалыклары

  • 12 ноябрь 2013 - 06:40
    Юлларда имин йөрегез!
    5нче ноябрьдә «Факел» яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре балалар белән «Сак булыгыз юлларда» дип исемләнгән акция уздырды. Балалар иң элек юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр, юл билгеләрен өйрәнделәр. Акция ахырында һәр балага «Юл куркынычсызлыгы турында» дигән буклет тапшырылды.
    434
    0
    0
  • 12 ноябрь 2013 - 06:37
    Слет-2013
    29нчы октябрь - 1нче ноябрь көннәрендә «Факел» яшүсмерләр клубына йөрүчеләр республика күләмендә уздырылган слетта булып кайтты. Ул «Сосновый бор» шифаханәсендә узды. Чарада 15 команда катнашты. Безнең «Факел» клубы 3 урын яулады. «Мастер-класс» номинациясендә исә Айсылу Нуриева Диплом белән бүләкләнде.
    392
    0
    0
  • 12 ноябрь 2013 - 06:36
    Донорлар көне
    19нчы ноябрьдә район үзәк хастаханәсендә кан алу көне үткәрелә. Донорлар сафына басып, игелекле гамәл кылырга теләүчеләрне көтеп калабыз.
    0
    0
    0
  • 12 ноябрь 2013 - 06:13
    Аңладылар, ярдәм иттеләр
    Аның язмышы башкаларныкыннан берни белән дә аерылмый кебек. Кияүгә чыккан, балалар үстергән, тормыш иткән. Тик картаймыш көнендә начар өйдә яшәве генә күңелне әрнетә. Ничек алай булган соң?
    332
    0
    0
  • 12 ноябрь 2013 - 06:09
    Судта яңа рәис
    Районга Татарстан Югары суды рәисе Илгиз Гыйләҗев килде. Ул Балтач район суды коллективында булып, бирегә яңа билгеләнгән рәис Илдар Шәйдуллин белән таныштырды.
    393
    0
    0
  • 12 ноябрь 2013 - 05:46
    Хезмәткә хөрмәт
    Районның торак-коммуналь хуҗалыгын үстерүдәге уңышлары һәм озак еллар намуслы хезмәте өчен «Балтач күптармаклы торак-коммуналь хуҗалыгы» җәмгыятенең генераль директоры Шамил Шәфыйк улы Җәләев Балтач муниципаль районының Рәхмәт хатына лаек булды. Дәүләт хакимияте органнарында озак еллар нәтиҗәле хезмәтләре өчен Балтач муниципаль районының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр: - Ришат Мортаза улы Нургалиев -...
    0
    0
    0
  • 12 ноябрь 2013 - 05:36
    Юл бәясе кире кайта
    ТР Министрлар Кабинетының агымдагы елның 9нчы октябрендә кабул ителгән карары нигезендә, гемодиализ һәм онкология белән авыручыларга республиканың сәламәтлек саклау учреждениеләренә барып дәваланган өчен юл акчасы компенсация буларак кире кайтарыла.
    371
    0
    0
  • 12 ноябрь 2013 - 05:20
    Котны алды
    Балалар бакчасына яңа елдан бәяләр арта дигән сүз берәүне дә битараф калдырмады. Күпчелеге ризасызлык белдерергә ашыкты. Шулай да аның ничек буласын бөтенебез дә аңлап та бетерми шикелле. Шуңа күрә шушы мәсьәләдәге белгеч белән бу хакта сөйләшергә булдым.
    362
    0
    0
  • 12 ноябрь 2013 - 04:59
    ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ (сәхифә)
    Күңелләргә тәүфыйк алдык Әгүүзү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗииим! Елга бер мәртәбә була торган бөек бәйрәмебез - Корбан гаете үтеп китте. Ул ел саен көннәребезгә, җаннарыбызга тынычлык, тәннәребезгә сәләмәтлек, күңелләребезгә тәүфыйк-һидият алып килә.
    0
    0
    0
  • 12 ноябрь 2013 - 04:54
    Шатлык өстәсен иде
    Безнең өчен иң кадерле булган кешебез, Балтач авылында туып-үскән Нигъмәтҗанова Фәния Мәгъсүмҗан кызына 14 ноябрьдә 60 яшь тулган булыр иде.
    473
    0
    0
  • 12 ноябрь 2013 - 04:30
    Ишекләр һәрчак ачык
    10нчы номерлы районара салым инспекциясендә елга ике мәртәбә «Ачык ишекләр» көне үткәрү матур гадәткә керде. Бу очрашу нәрсә бирә, кирәкле гамәлме? Әлеге сорауларга 25-26нчы октябрь көннәрендә булып узган чарада җавап таптык.
    0
    0
    0
Реклама