27 ноябрь 2013 яңалыклары
-
Шимбәдә ярминкә
30нчы ноябрь көнне Балтачта һәм Чепья җирлегендә авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре, җитештерү предприятиеләре, шәхси эшмәкәрләр катнашында ярминкәләр үткәреләчәк. Хөрмәтле райондашлар, ярминкәләргә рәхим итегез!
-
Террорга юл калмасын
Республиканың әле бер, әле икенче төбәгендә экстремизм, терроризм чаткылары күренеп ала. Һәм кайда диген әле? Зур шәһәрләре булмаган, тыныч авыл районнарында.