5 декабрь 2013 яңалыклары
-
5 декабрь 2013 - 06:55Халык инвентаризациясеРайон башкарма комитетының шушы елның 25 ноябрендә кабул ителгән боерыгы белән «Халык инвентаризациясе» үткәрү игълан ителде.
-
5 декабрь 2013 - 06:51Яңа елда да бергә булыйкВакытлы матбугатка язылу тәмамланырга да өч атнадан ким вакыт калып бара.
-
5 декабрь 2013 - 06:49«Җиңү»гә өлеш кертикБөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгына әзерләнү уңаеннан, махсус «Җиңү» счеты ачылды. Ул сугыш ветераннарын социаль яклау буенча кирәкле ярдәм күрсәтү өчен бюджеттан тыш акча туплауны күздә тота.
-
5 декабрь 2013 - 06:04Батыр райондашлар9нчы декабрь - Геройлар көне. Бу бәйрәмне районыбыз зур горурлык хисе белән билгеләп үтә, Геройларның батырлыгы алдында кабат мәртәбә баш ия.
-
5 декабрь 2013 - 06:01Геройлар көне беләнРайон хәрби комиссариаты һәм шәхсән үз исемемнән Герой - райоңдашларыбызның туганнарын, якыннарын ихластан Геройлар көне белән тәбрик итәм. Аларның һәрбарчасына ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, зур уңышлар телим. Исемнәре тарих битләренә алтын хәрефләр белән язылган Геройларның каһарманлыгы, батырлыгына олы рәхмәтебезне белдереп, алар алдында баш иябез.
-
5 декабрь 2013 - 05:54Сезнең белән ямьле замана!Район мәдәният үзәгендә Әниләр бәйрәме узды. Чарага килгән 320 әни арасында солдат әниләре, күп балалылар, авыл хуҗалыгы һәм бюджет өлкәсендә эшләүче ханымнар, «Ана даны - Материнская слава» исеме алучылар, «Ата-ана даны» ордены ияләре дә бар иде.
-
5 декабрь 2013 - 05:52Сорагыз, җавап бирәбезПрокуратура хезмәткәрләре «Гомумрәсәй гражданнарны кабул итү көне» уңаеннан, 12нче декабрьдә көндезге сәгать 12дән 20 сәгатькә кадәр гражданнарны кабул итә.
-
5 декабрь 2013 - 05:14Балтачлыларны Архангельскида да беләләр14-15нче ноябрь көннәрендә Архангельск өлкәсенең Няндома шәһәрендә «Ата - әһәмиятле вазыйфа» IV әтиләр форумы үткәрелде. Биредә Татарстан данын Балтачтан Рафис Хәкимов яклап чыгыш ясады. Кем ул Рафис Хәкимов? Чарада ни өчен нәкъ менә ул катнашкан? Сорауларга җавап алу өчен Рафис Хәкимовны редакциябезгә кунакка дәштек.
-
5 декабрь 2013 - 05:05«Наз» хәбәрләре«Наз» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге «Табигатьнең шифалы почмагы» проекты белән «Ритек» җәмгыяте һәм «Лукойл» Хәйрия фонды үткәргән чарада дипломат булып, грант отты.
-
5 декабрь 2013 - 05:02Тукмашып та карыйлар...Балтач район спорт мәктәбе тренеры Альберт Бәзәгетдинов кул астында шөгыльләнүче малайлар-кызлар кая гына барып тукмашып кайтмыйлар.
-
5 декабрь 2013 - 04:55Сорау да, зар да хастаханәгәЯрак-Чурма авылында оештырылган «Мобиль хезмәт»кә кеше белә торып та җыелмаган иде. Чарада катнашырга килгән төрле өлкә белгечләре аптырашта калып, кайтып китәргә җыенды. Тик соңлап булса да дистәләп кеше килеп, клуб залына кереп утырды. Халык җыелмауның сәбәбе әлбәттә теләк булмауга гына бәйле түгел, ә иң беренче чиратта көндез эштә булулары киртә...
-
5 декабрь 2013 - 04:38Йөзек кашларыБишек җыры. Аны кайсы ана баласына җырламады икән? Сәхнә түренә эленеп торган бишекне күргәч, үземнең дә тел очына таныш көй килде, балачагым да, кызымның сабый вакыты да күз алдымнан үтте. Шуны сизенгәндәй Зилә Зиятдинова моңлы җыры белән бөтен тамашачыны үзенә җәлеп итте. «Ак күңелле әниләр» дип аталучы үрнәк гаилә булып...
-
5 декабрь 2013 - 04:28КАРАРПОСТАНОВЛЕНИЕ № 229 «25» ноября 2013 г. Об утверждении на 2014 год размера платы за пользование жилым помещением, платы за жилищные услуги.