17 декабрь 2013 яңалыклары
-
Факс үзгәрде
"Хезмәт" газетасының факс номеры үзгәрде. Моннан соң хәбәрләрегезне 2-62-46 номеры аша җибәрүегезне сорыйбыз.
-
Телерадио тапшыруларда өзеклекләр
Чепьяда цифрлы тапшырулар челтәрен төзү буенча эш алып барылу сәбәпле, 17нче декабрьдән 23нче декабрьгә кадәр телерадио тапшыруларда өзеклекләр булачак.
-
Юридик консультацияләр
20нче декабрь көнне «Бердәм Рәсәй» сәяси партиясе Балтач бүлеге башкарма комитеты бүлмәсендә (китапханә бинасы, Знче кат, ЗАГС ягыннан керергә) халыкка Балтач районы нотариуслары - (8.00-11.00), адвокат Р.М.Нәбиев - (11.00 - 14.00), прокурор ярдәмчесе Г.М.Галиуллина - (14.00 - 16.00) - халыкка бушлай юридик консультация хезмәте күрсәтәчәк. Рәхим итегез! Белешмәләр өчен телефон:...
-
Махсус режим
Татарстан Республикасы территориясендә 2013нче елның 15нче декабреннән 2014нче елның 1нче февраленә кадәр махсус режим кертелде.
-
Хезмәткә хөрмәт
Мәгълүмати технологияләрне үстерүгә һәм элемтә чараларын камилләштерүгә керткән өлеше өчен «Таттелеком» ачык акционерлык җәмгыятенең баш инспекторы ГАРИФУЛЛИН Раиф Равил улына «Татарстан Республикасының атказанган мәгълүматлаштыру һәм элемтә хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде. Ор авылында туып-үскән райондашыбызны чын күңелдән олы исемгә лаек булуы белән котлыйбыз, аңа киләчәктә сәламәтлек, гаилә бәхете теләп калабыз....
-
Хуш киләсең, Яңа ел!
2013нче ел да соңгы көннәрен саный. Һәрбер үткән көн 2014нче - Ат елын якынайта. Бәйрәм көннәре якынлашкан саен Яңа елны ничек каршы алырга дигән сорау күңелгә тынгы бирми. Сезнең мәшәкатьләрне җиңеләйтү максатыннан, Яңа ел бәйрәмнәрен оештыру комиссиясе район үзәгендә булачак бәйрәмне каршылау программасы белән таныштыра:
-
Бирмиләр һәм алмыйлар
9нчы декабрь - коррупциягә каршы көрәш көне, шул уңайдан бу көнне район Советының кече утырышлар залында түгәрәк өстәл үткәрелде.
-
Бәйрәмнәр тыныч үтсен өчен
Яңа ел бәйрәмнәре якынлаша, оешма-предприятие, учреждениеләр үткән елга нәтиҗә ясыйлар, төрле бәйрәм чаралары оештыралар. Әлеге күңел ачу чараларына балалар бакчасы, мәктәп балалары, яшьләр дә килә. Нәкъ менә шушы чорда янгын килеп чыгу ихтималы кисәк кенә арта. Шуңа да янгын сакчыллыгы көчәйтелгән режимга күчерелә. Алда көткән бәйрәмнәрнең ямен җибәрмәс өчен җитәкчеләрнең...
-
Сак булыйк
Яңа ел алдыннан ел саен полициягә дә эш арта. Теләсә кайда, теләсә нинди петардалар шартлатучыларны эзәрлекләү башлана. Шартлаткычлар сатыла торган сәүдә нокталары да тикшерелә, район эчке эшләр бүлеге начальнигының җәмәгатьчелек тәртибен саклау буенча урынбасары Фәнис Газизуллин белән шул хакта сөйләштек.
-
Чыршы бизәр чак җитте
Яңа ел бәйрәмен чыршысыз күз алдына да китерә алмыйбыз. Ләкин белгечләр «урман гүзәле»н теләсә кайдан сатып алмаска киңәш итә. «Россельхознадзор»ның фитосанитар күзәтчелеге бүлеге хезмәткәрләре Мөдәрис Фәттахов һәм Рифкать Галимуллин менә нәрсә ди.
-
Алкышларда рәхмәт сүзе
Инвалидлар көне белән башланган декабрьнең беренче ун көне ел саен районда зур бер бәйрәм төсмере ала. Физик мөмкинлекләре чиклеләр өчен һәр төбәктә күп төрле чаралар үткәрелә, аларга төрле яклап рухи һәм матди ярдәм күрсәтелә.