20 гыйнвар 2014 яңалыклары
-
Конкрет сөйләшү
Ел саен авылларда социаль-мәдәни, мәгариф объектлары төзү, яңарту һәм ремонтлау буенча күп эшләр башкарыла. Менә шушы төзелешләрдәге законнарның үтәлешен тәэмин итүдә җирле үзидарәләргә зур җаваплылык йөкләнә.
-
Пособие һәм түләүләр артты
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә ел саен 1нче гыйнвардан айлык акчалата түләү, балага айлык пособие һәм түләүләрнең башка төрләре индексацияләнә. 2014нче елның гыйнварыннан барлык түләүләр 1,05 коэффициентына артты.
-
Эшлекле сөйләшү
20 гыйнвар көне район Советында Балтач район башлыгы Рамил Нотфуллин катнашында эшлекле сөйләшү белән башланып китте.
-
Ел әйләнәсе
Җәй дә яшел, кыш та яшел, чыршы дигән бер агач, дигәндәй Балтач бистәсендә көн күрүче бәйсез этләр ел әйләнәсе халыкка тынгылык бирми.
-
Кече Лызи мәктәбе яңалыклары
Өстәмә белем бирүнең 95 еллыгы уңаеннан, "Самый классный" компьютер презентациясе республика конкурсы үтте. 9 "б" сыйныфы укучысы Людмила Егорова "Наш любимый классный руководитель" номинациясендә 1нче урын яулады.
-
Бүләк булсын җылы сүзләр...
Балтачта яшәүче безнең өчен иң якын, иң кадерле бердәнбер әниебез РӘМЗИЯ МӘГЪСҮМ кызы БАРИЕВАның 19 гыйнварда 55 яшьлек юбилее иде.
-
Юбилеегыз белән!
Нәселең кем, дип сорыйлар миннән, Нинди милләт, кайсы яклардан? Һәрчак горурланып җавап бирәм: Татармын, дим, Казан артыннан. Нәкъ шул якта, Шушма буйларында Нәсел башым, авылым Таузар да. Унбер бабам шунда гомер сөргән, Укымышлы булган алар да.