28 гыйнвар 2014 яңалыклары
-
28 гыйнвар 2014 - 15:55Генерал рәхмәтеХәрби хезмәткә баручыларны хәзерләү, армия сафларын Ватанны саклаучылар белән тулыландыру юнәлешендә районыбызда барлык тармаклар да бердәм эшлиләр, дип алдагы хәбәрләребездә җиткергән идек. Безнең солдатларыбыз турында аларның әти-әниләренә, район хәрби комиссариатына бары яхшы хәбәрләр генә килеп тора. Менә тагын бер шатлыклы хәбәр: Балтач муниципаль район башлыгы Р.Р.Нотфуллин исеменә Татарстан Республикасы Хәрби...
-
28 гыйнвар 2014 - 15:45Игътибар! Игьтибар! Игьтибар!Республикабызда зур күләмле «ПолитЗавод 2014» проекты старт алды. Әгәр син актив, креатив һәм сиңа 18-30 яшькә кадәр икән һәм син республикабызның киләчәгенә битараф түгел hәм синең Дәүләт советы каршындагы Яшьләр палатасы эшендә катнашасың килсә - бу проект синең өчен. Бары тик монда теркәлү узарга кирәк: http://vk.com/politzavod2014rt. Мондый мөмкинлекне кулдан ычкындырма.
-
28 гыйнвар 2014 - 12:24Рәхмәт хатына ия булдыНөнәгәр авылы мәчетенең ачылуына 15 ел тулу һәм озак еллар нәтиҗәле хезмәте уңаеннан, Нөнәгәр авылы имамы Шамил Гариф улы Гарипов район башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хатына ия булды.
-
28 гыйнвар 2014 - 11:57Җиңү таңын якынайткан ветеранБөрбаш авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Нурҗиһан Хөснетдинова бүген үзенең 90 яшьлек олуг юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны тәбрикләргә муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин килде. Нурҗиһан Хөснетдинова Бөрбаш авылында туа, үсә, шушында ук тормышка чыга. Ире Низаметдин белән җиде бала тәрбияләп үстерәләр.
-
28 гыйнвар 2014 - 11:39Өйрәнерлек әйбер бар иде.«Татарстан» хуҗалыгының Иске Салавыч товарлыклы-сөтчелек фермасында һәрвакыт идеаль тәртип, үрнәк итеп алырлык тәҗрибә булыр. Район авыл хуҗалыгы идарәсе семинар-киңәшмәнең чираттагысын шушында оештырды.
-
28 гыйнвар 2014 - 10:10Рәхмәт хатына лаекОзак еллар намуслы хезмәте өчен һәм 50 яшьлек юбилее уңаеннан, "Росгосстрах" җәмгыяте агенты Фәния Ибраһим кызы Нотфуллина район башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хатына лаек булды.
-
28 гыйнвар 2014 - 09:23Авыллар тормышыннанӘйт, авылым... Шалтыратыгыз: 2-62-53 Әтнә. Гәрәевларның сөтлебикәләре хуҗаларын игезәк бозау белән сөендерде. Яңгул. "Ива-мебель" фабрикасында яңа цех ачылды. Бөрбаш. Бөек Ватан сугышы ветераны Нурҗиһан Хөснетдиновага 90 яшь тулды. Ветеранны котларга район җитәкчелеге зур бүләкләр белән килде. Балтач. Сәнгать мәктәбе укучысы Данил Закиров "Содружество талантов"классик җыр һәм инструменталь башкаручылар халыкара конкурс-фестивалендә...