11 апрель 2014 яңалыклары
-
11 апрель 2014 - 19:43Песиләр көненә багышланган бәйгебезгә фотосүрәтләр кабул итүдән туктап, тавыш бирүгә күчәбезҖиңүче Сезнең тавыш бирүегез буенча билгеләнәчәк.
-
11 апрель 2014 - 13:53Балтач «Мәдәният үзәге»ндә «Канатлар куйды сәхнә» исемле ветераннар концерты булды10 нчы апрель көнне Балтач «Мәдәният үзәге»ндә «Канатлар куйды сәхнә» исемле ветераннар арасында бәйгенең Балтач зонасында җиңүчеләре концерт куйды.
-
11 апрель 2014 - 13:30Чыгарылыш сыйныф укучылары кайчан имтиханнар тапшыра башлый?Татарстан Республикасыныӊ мәгариф һәм фән Министрлыгы хәбәр иткәнчә, тугызынчы сыйныф укучылары өчен имтиханнар 28 майда башланачак.
-
11 апрель 2014 - 09:40Агачларга карап үзеңең холкыңны белә аласыңӨрәңге (11-20 апрель, 14-23 октябрь) Бу билге астында туганнар гадәти кешеләр рәтенә кермиләр. Тыйнак һәм кыюсыз булсалар да, алар тәвәккәллек сорый торган адымнар ясарга сәләтле. Алар- тиктормас, ачык, сөйкемле кешеләр. Мода артыннан кумасалар да, килешле һәм пөхтә киенәләр. Өрәңгеләр аерым бер сәләткә ия: алар янында кеше йөрәген ачып бирүен сизми...
-
11 апрель 2014 - 09:26Балтачта пожар«Чәй йорты» янындагы күпфатирлы йорт белән янәшә хужалыкның гаражы яна. Ленин урамындагы юл ике яклап ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан ябылган, янгын сүндерүчеләр сигнал булу белән килеп ялкын белән көрәшәләр. Тулырак мәгълүматны алга таба бирербез.
-
11 апрель 2014 - 04:23Әҗәт һәм бурыч турында ислам дине эшлеклеләренеӊ фикерләреХөрмәтле дин кардәшләребез! Динебез турында туган сорауларга җавапларны урнаштырганда без башка төбәкләрдә дә халкыбызга армый-талмый хезмәт итүче ислам дине эшлеклеләренеӊ фикерләрен дә Сезгә җиткерергә булдык. Бүген Сезгә шундый бер әӊгәмәләрнеӊ берсен тәкъдим итәбез.
-
11 апрель 2014 - 04:09Балтачта Сабантуй КӨННӘРЕ билгеле булдыТатарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов карары нигезендә, Сабантуй бәйрәмнәре республика районнарынада 7, 8 июнь көннәрендә, Казанда - 21 июньдә, Чаллыда - 12 июнь көнне үтәчәк.
-
11 апрель 2014 - 04:08Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелдеРоссия Федерациясе Хөкүмәтенең шушы елның 17 февралендә кабул ителгән карары нигезендә янгын куркынычсызлыгы режимы кагыйдәләренә кайбер үзгәрешләр кертелде.