20 июнь 2014 яңалыклары
-
Балтачта балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе чираттагы җыенын уздырды
20нче июнь көнне балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе чираттагы җыенын уздырды.
-
Район медицина хезмәткәрләренеӊ «Сабантуе»ннан мизгелләр
-
Сабантуй мәйданында районыбызның медицина хезмәткәрләре бәйрәме гөрли
-
Районыбыз медицина учреждениеләре һәм анда хезмәт куючылар
Безне дәвалаучылар:
-
Сабантуйлар дәвам итә
22 июньдә Кариле авылы болынына Сабантуйга килегез.
-
Якташыбыз Азат Габделфәрт улы Латыпов – республика хастаханәсендә танылган табиб-хирург
Азат Латыпов республиканың яман шеш авырулары хастаханәсендә эшкә кала һәм бүгенге көндә ашказаны һәм үңәч авырулары бүлегендә табиб-хирург булып хезмәт куя. Шушы көннәрдә аның тарафыннан республикада беренче булып, яман шеш авырулы ашказанын һәм үңәчне алыштырып куюның яңа ысулы эшләнелде.
-
Район басуларында күпьеллык үләннәрне чабу торышы
Район хуҗалыкларында 16711 гектар күпьеллык үләннәрне чабасы бар. 19 июньгә алынган сводкадан күренгәнчә, аның 3102 гектары гына чабылган.
-
Хезмәте өчен Гөлбаһар Тимербаева район башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хаты белән хөрмәтләнде
Гөлбаһар Тимербаева тырыш хезмәте һәм 55 яшьлек юбилее уңаеннан район башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
-
22 июнь хәтер көне – йөрәккә кан белән язылган көн
Балтач районыннан Бөек Ватан сугышында катнашкан 68 хатын-кыз каһарманнарның өчесе - Гөлҗиһан Хәбибуллина, Мөнәвәрә Гарифуллина, Әнвәр Гыйләҗева (сулдан уңга) Бөек Җиңүнең 60 еллыгы көнендә Балтачта. Хәзер алар мәрхүмәләр инде.
-
Казанда Балтачныӊ 4 номерлы балалар бакчасын котладылар
18 июньдә Казан шәһәрендә, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашында, Татарстан Республикасында узган Мәктәпкәчә белем бирү елына нәтиҗәләр ясау һәм "Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" һәм "Балалар бакчасы-2013" республика бәйгеләре җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы узды.