22 июнь 2014 яңалыклары
-
Карилендә Сабан туйлар гөрләде
Елдагыча, бер төркем Кариле авылында яшәүче яисә аннан чыккан эшмәкәрләр халык белән бергәләшеп үз авылларында Сабан туй бәйрәмен оештыралар.
-
22 июнь – Хәтер көнен Балтачта Советлар Союзы Герое Бакый Рахимов кызы катнашында билгеләп үттеләр.
Балтач бистәсендә урнашкан Батырлар аллеясы бүген Казан шәһәреннән килгән кунакларны кабул итте. Кунакларның да иң ниндие әле - Советлар Союзы Герое Бакый Рәхимов кызы Рәйсә Бакый кызы һәм Казан шәһәреннән махсус мәктәптә тәрбияләнүче бер төркем укучылар иде.
-
Балтач бистәсендә яшәүчеләр, Балтачка килүчеләр һәм кайтучылар игътибарына!
Алдан хәбәр иткәнчә, Балтач бистәсенең Ленин урамы буенча «Хезмәт» газетасы редакциясе янындагы күпер сүтелде һәм аның аша автомобиль белән хәрәкәтләнү мөмкин түгел.
-
Балтачлар Малмыж Сабан туенда Киров өлкәсе губернаторы Никита Белыхны таң калдырдылар.
Балтачлар Малмыж Сабан туенда Киров өлкәсе губернаторы Никита Белыхны Сабан туйны оештыру, аның үзен дә катнаштырулары белән таң калдырдылар.