3 сентябрь 2014 яңалыклары
-
Кодабыз ФӘНИС ВАСИЛ улы ӘХМӘДИЕВ шушы көннәрдә истәлекле гомер бәйрәмен – 55 яшьлек юбилей таңын каршылады
Смәел авылында яшәүче, үзенең игелекле гамәлләре, һәрнәрсәгә гадел карашы белән тирә-юньдәгеләрнең ихтирамын яулаган кодабыз ФӘНИС ВАСИЛ улы ӘХМӘДИЕВ шушы көннәрдә истәлекле гомер бәйрәмен - 55 яшьлек юбилей таңын каршылады.
-
Күршебез РӘЙСӘ ГОСМАН кызы ӘШРӘФҖАНОВАның 1 сентябрьдә үзенә генә хас булган олуг юбилее – 80 яшь тулган көне иде
Чистай районында туып, үзенең язмышын Балтач егете белән бәйләп яшәп ятуны иң кадерле, хөрмәткә лаеклы күршебез РӘЙСӘ ГОСМАН кызы ӘШРӘФҖАНОВАның 1 сентябрьдә үзенә генә хас булган олуг юбилее - 80 яшь тулган көне иде.
-
Татарстанның Баш мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Сәрдектә матур тантанада катнашты
Көз аена кергәнлекне белдереп вак тамчылар белән явып торган яӊгыр күкне каплап алса да, Сәрдек авылы урамнары аеруча якты, ямьле булып аерылып тора.
-
«Сүнмәс дәрт» ветераннар ансамбле һәм Балтач җирлеге ветераннар активы Казан шәһәрендә экскурсиядә булып кайттылар.
Әлеге экскурсиядән фоторепортаж тәкъдим итәбез. Вагыйз Таҗиев фотолары.
-
Түбән Кама шәһәрендә уздырылган бочча һәм җиңел атлетика буенча чемпионатта Балтачлылар – чемпион
Сәламәтлекләре буенча язмыш тарафыннан кыерсытылган булса да, мөмкинлекләре чикләнгән яшьләребез, аллага шөкер, күңелсезлеккә бирелмиләр.
-
Корал һәм патроннарны саклау кагыйдәләренә яңалыклар өстәлде
Корал һәм патроннарны саклау кагыйдәләрен үтәмәгән өчен административ җаваплылык каралганын барыбыз да белә булыр.
-
Алдан тавыш бирү мөмкинлеге булдырылды
Хөрмәтле сайлаучылар!
-
Сугыш ветераны Фәтхрахман Хәбибрахмановка 89 яшь
Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илһам Гайнетдинов, халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гөлнара Әхмәдиева сугыш ветераны Фәтхрахман Хәбибрахмановны 89 яшь тулган көне белән тәбрикләделәр. Ветеран үзен олылаганнары өчен чиксез рәхмәтен белдерде.
-
Кыр эшләре көндәлеге
Соңгы атнадагы яңгырлар игеннәрне урып-җыюны беркадәр тоткарласа да районыбыз комбайнчылары маневрлар ясап эшләп ындырга ашлык кайтаруны дәвам иттеләр.