21 ноябрь 2014 яңалыклары
-
21 ноябрь 2014 - 16:39Олылырга хөрмәт1990 нчы елның 14 нче октябрендә БМО 1 нче октябрьне Халыкара картлар көне дип игълан итәргә фәрман чыгара. Башта бу көне Европа һәм Америкада гына үткәрелде, ә инде 90 нчы еллар ахырында бөтен дөньяда үткәрелә башлады.
-
21 ноябрь 2014 - 15:51Авыл зарын кибет белә.Авылда нәрсә булганын һәм буласын, район, ил хәлләреннән дә күпмедер хәбәрдәр буласыӊ килсә, кибеткә кил. Кибеттә сөйләнгән яӊалык инде ул урам гәйбате генә түгел, аӊа күпмедер рәсми төсмер дә өстәлгән була.
-
21 ноябрь 2014 - 15:13Балалар бакчасы өчен түләүләр тагын арта2015 елның 1 гыйнварыннан Татарстанда балалар бакчасы өчен түләү якынча 12 процентка артачак.
-
21 ноябрь 2014 - 14:36Әниебез ФӘЙРҮЗӘ ИЛДУС кызы КОРБАНГАЛИЕВАның 22 ноябрьдә олуг бәйрәме, юбилееБалтачта яшәүче әниебез ФӘЙРҮЗӘ ИЛДУС кызы КОРБАНГАЛИЕВАның 22 ноябрьдә олуг бәйрәме, юбилее.
-
21 ноябрь 2014 - 13:48“Аленький цветочек” исемле иҗади өлкәара бәйгедә Балтачтан 4 бала катнашты2014 елның февраленнән октябренә кадәр С.Т.Аксаков исемендәге Ульяновск өлкәсе балалар һәм яшүсмерләр оештырган "Аленький цветочек» исемле ХII ачык өлкәара иҗади бәйгесендә районыбыздан 4 бала катнашкан иде.
-
21 ноябрь 2014 - 12:57Гимназия һәм Сосна мәктәбе укучылары район данын яклыйБу сәгатьләрдә Питрәчтә 1998-2000 елгы балалар арасында баскетбол буенча Татарстан беренчелеге бара.
-
21 ноябрь 2014 - 12:34Әниебез ГӨЛБИКӘ ХАЛИКЪ кызы ХӘБИБРАХМАНОВАга 21 ноябрьдә 80 яшь тулаСосна авылында гоме р итүче әниебез ГӨЛБИКӘ ХАЛИКЪ кызы ХӘБИБРАХМАНОВАга 21 ноябрьдә 80 яшь тула.
-
21 ноябрь 2014 - 12:04Туп типтеләр... Бөгелмәдә.Балтач урта мәктәбе укучыларыннан торган җыелма командабыз (тренерлары Ильяс Галимуллин) 2002-03 елгы малайлар арасындагы мини-футбол буенча Бөгелмәдә узган Татарстан беренчелегендә Саба Арча, Кукмара егетләреннән өстен булып, Казан командаларыннан гына калышып, алтынчы урынны яулап кайттылар.
-
21 ноябрь 2014 - 11:13ИКЕ ӘНИЕМ (хикәя)Дүрт балалы Мәүлия бишенче бәбәй алып кайтты. Ике кызлы, ике уллы, олы кызы унсигезе тулган хатынның тагын бала табуы турында авыл халкы төрлегә борып сөйләсә дә, кырык биштән узган Мәүлия кеше сүзенә карамады, Сәкинәне, олыгая барган көнемдә ходай биргән бүләк, дип сөенә-сөенә үстерә бирде.
-
21 ноябрь 2014 - 10:39С днём бухгалтера!!!Дебеты и кредиты для Вас давно стали родными. Вы безупречно справляетесь с составлением отчетов и заполнением Главной книги. Пусть в этот прекрасный день и всю жизнь рядом с Вами будут верные друзья и любимая семья, а здоровье и счастье будут постояльцами в Вашем доме.
-
21 ноябрь 2014 - 10:04Көрәшчеләребез Татарстан Чемпионатында катнашырга юлга җыенаИртәгә, ягьни 22 ноябрьдә башкалабызның "Ак Барс" көрәш сараенда татарча көрәш буенча Татарстан Чемпионаты ачыла.
-
21 ноябрь 2014 - 08:28Адвокат Рашит Нәбиев бушлай юридик ярдәм күрсәтәБалтач районы җирлеге буенча адвокат Рашит Мәсхүтович Нәбиев аерым категория гражданнарга (I һәм II группа инвалидлар, сугыш ветераннары, аз керемле гаиләләр, ятим балаларны тәрбиягә алган гаиләләр һәм башкалар) бушлай юридик хезмәт күрсәтә.
-
21 ноябрь 2014 - 07:37Балтачта багана утлары көндез яна, кичен – юкБалтач урамнарында кичен утлар соң бирелә дип, белдерүебезгә дә карамастан, бу көн кадагында кала бирә.
-
21 ноябрь 2014 - 06:1421 ноябрь Россия салым органнары хезмәткәрләре көне.Муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин салым органы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.