19 август 2015 яңалыклары
-
Хезмәттәшебез ВЕНЕРА ФӘНИЛ кызы ГЫЙМАТДИНОВАның 19 августта күркәм бәйрәме – 50 яшьлек юбилее
Иске Салавыч авылында яшәүче хезмәттәшебез ВЕНЕРА ФӘНИЛ кызы ГЫЙМАТДИНОВАның 19 августта күркәм бәйрәме - 50 яшьлек юбилее.
-
Яраткан әниебез ДАНИЯ ГАРИФУЛЛА кызы ГАБДУЛЛИНАга 19 август көнне 60 яшь тула
Нөнәгәр авылында яшәүче яраткан әниебез ДАНИЯ ГАРИФУЛЛА кызы ГАБДУЛЛИНАга 19 август көнне 60 яшь тула.
-
Бөртекләп санар чаклар (дәвамы)
Тәүфигы барның - бәхете бар, бәхете барның - тәхете бар, ди халкыбыз. Кайсы гына ата-ана баласының бәхетле, әдәпле-әхлаклы булып үсүен теләми? Әйе, барыбыз да тели. Кешегә Аллаһтан зирәк зиһен, аң, сөйләм күрке бирелгән.
-
Кадерле әтиебез РИНАТ ТӘЛГАТЬ улы БӘДРЕТДИНОВның 18 августта 60 яшьлек юбилее иде
Балтач бистәсендә яшәүче кадерле әтиебез РИНАТ ТӘЛГАТЬ улы БӘДРЕТДИНОВның 18 августта 60 яшьлек юбилее иде.
-
Фотосессиядән кергән ярдәм – мохтаҗ балага бүләк
Район Сабан туенда социаль яклау бүлегенең Эльвира Ахмадуллина җитәкчелегендәге волонтерлар фотосессия оештырып, әрҗәгә акча җыю белән шөгыльләнгәннәр иде.
-
Бәрәңге бит ул! ди бу культурага мөкиббән киткән авыл агае
«Хезмәт»нең үткән елларда чыккан тегелмәләрен карап утырам. 2005нче елның 20нче август санында таныш фамилиягә тукталып калдым: Фәрит Зарипов. Заманында газета битеннән төшмәгән бәрәңге үстерү остасы түгелме соң?
-
Янгын куркынычы тудыручы бина (фото)
Балтач бистәсе Нариман урамында урнашкан 24нче номерлы бина күп еллар кешеләргә игелек күрсәткән булса да, бүгенге көндә ташландык хәлдә тора.
-
Балалардан үрнәк алыйк
Балтач гимназиясенең "Яшь гвардия" активистлары халыктан кулланылышта булган кием-салымнар, уенчыклар җыеп, "Хәйрия " пунктына тапшырдылар, бу әйберләр аз керемле гаиләдә тәрбияләнүче балаларга өләшенәчәк.
-
Габделхак хәзрәт Саматов "Күркәм холык"
Габделхак хәзрәт Саматов 1930 елның 12 октябрендә Аксубай районының Иске Ибрай авылында туган. Балачактан ук дини гыйлемгә омтылган һәм 17 ел буе шофер булып эшләп, совет чорының танылган Ислам галиме Габделхак хәзрәт Садыйковтан дәресләр алган.
-
Умарта тотсаң, законны үтә
Гражданнар һәм юридик затлар умарта ояларын сәламәтлек, белем бирү, балалар бакчалары, мәдәният учреждениеләреннән, гомумән, кеше тормышына зыян китерми торган аралыкта урнаштырырга тиешләр.
-
Балтачта урак эшләренең яртысыннан артыгы төгәлләнгән
Урак башланганнан соңгы 20 көндә районда 30290 гектар бөртеклеләрнең 17341 гектарында игеннәр җыеп алынды.
-
Кичен Нариман урамындагы күпернең сүтек булганын күрмәгән – егылып төшкән
Сайтыбыздагы "Балтачта кичен утлар янмый" дигән хәбәр социаль челтәрдә дөнья күрү белән хәбәрләр килеп ирешә башлады: "Урамнарда багана утларын ник карамыйлар икән ул. Кичләрен барлык урамнарда да янмый бит.
-
Алма сатам, алма сатам – бүген алма көнен билгеләп үтәләр
Нинди генә исем белән аталган көн юк хәзерге тормышта. Һәркөнебез бәйрәм кебек. Һөнәри һәм Халыкара әһәмиятле даталар белән бәйле бәйрәмнәрдән тыш, гадәти атамалар исеме белән бәйләнгәннәре дә артканнан-арта бара.
-
Иманлы табиб
Яңгыр булмасын, кар булмасын, көндәлек 5-10 километрга йөгерүне бер көнне дә калдырмый. Каян килгән шул кадәр ихтыяр көче кешегә дип аптыраучылар да юк түгел.
-
Районда яңа уку елы вакытында башланырмы, бергәләп ачыклыйк
Әле күптән түгел бер зур түрәнеӊ, туристлар сезонына бәйләп, яӊа уку елыныӊ башлану вакытын күчерү мөмкинлеген карарга кирәк, дигән сүзләре җәмгыятьтә хәйран шау-шу кузгатты.