21 декабрь 2015 яңалыклары
-
Сабадан җиңү белән кайтты егетләребез
Сабада күп еллар республикабызның татарча көрәш федерациясенең башкарма директоры булып эшләгән Наил Хәмидуллин истәлегенә ярышлар узды.
-
Янгында ир белән хатын һәм 4 яшьлек балалары янып үлгән
21 декабрьдә төнлә Чүпрәле районының Матак авылындагы шәхси йортта бер катлы бүрәнә торак йортта һәм каралтыда янгын чыга. Ялкын 108 квадрат метр мәйданга тарала. Янгын аркасында 60 квадрат мәйдандагы йорт һәм 48 квадрат мәйдандагы каралтылар тулысынча янып бетә.
-
Кадерле кешебез АБДУМУМИН УТАГАН улы МУРАДОВның 21 декабрьдә 50 яшьлек гомер бәйрәме
Югары Субаш авылында яшәүче кадерле кешебез АБДУМУМИН УТАГАН улы МУРАДОВның 21 декабрьдә 50 яшьлек гомер бәйрәме.
-
Арбор фермеры Руслан Нәҗипов Мельничная авылында суган үстерә
Әтисе Рәис белән бергәләшеп башлаган хезмәтләренең нәтиҗәсе ярдәмендә алар Грант та отканнар һәм шул акчалар хыялларны тормышка ашырырга этәргеч биргән. Мельничная авылындагы буш торган бинаны сатып алып, сентябрь аенда ремонт эшләрен төгәлләп, төп эшкә керешәләр.
-
Укучыларыбыз мөрәҗәгате
5 бала тәрбияләп үстергән аналарга 200 сум өстәмә түләү алу өчен район Пенсия фондына 1 пакет документлар тапшырырга кирәк дип ишеттек. Бу сүзләр дөресме икән?
-
Апабыз ГАДИЛӘ һәм җизнәбез ФӘРИТ ГАЛИПОВЛАРның тормыш корып яши башлауларына 21 декабрьдә 25 ел тула
Сосна авылында яшәүче апабыз ГАДИЛӘ һәм җизнәбез ФӘРИТ ГАЛИПОВЛАРның тормыш корып яши башлауларына 21 декабрьдә 25 ел тула.
-
Балалар бакчасында инглиз телендә cөйләшәбез
Балаларның инглиз телен үзләштерүдә уңышларын күрсәтү максатыннан бакчабызда ел да инглиз теле атналыклары уза. Быел да бу гадәтне читләтеп узмадык.
-
Яңа елдан көткән могҗиза
Менә кышның иң матур бәйрәме - Яңа ел җитә. Мин Кыш бабай һәм Кар кызын ел саен көтеп алам. Кыш бабай үзенең тылсымлы таягы белән бик матур уенчыклар, тәмле-тәмле конфетлар барлыкка китерә дип уйлыйм.
-
Ширектән сакланыйк!
Бер уйлаганда, Ислам динендә ширек тоту булырга да тиеш түгел: динебез Аллаһның барлыгына һәм берлегенә корылган, иман шарты - Ләәә иләәһә илләллаһу Мүхәммәдүр расулуллаһи, шуны искәртеп тора.
-
Балтач Халык театры “Идел-Йорт” фестивале лауреаты булды
Район Халык театры коллективы Халык театрларының XV "Идел-Йорт"- 2015 төбәкара фестиваль-конкурсында Булат Сәлаховның «Яр» драмасы белән катнашып, өченче дәрәҗә лауреат исеменә һәм 50 мең сум күләмендә сертификатка лаек булды.
-
Безнекеләр республикакүләм конференциядә
18 декабрьдә Апас районы «Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче Апас урта гомуми белем мәктәбе»ндә «Ориентиры жизни обучающегося - гражданина - через работу музея» исемле республикакүләм конференция үткәрелде.
-
Күзлек таптым, күзлек ...
18 декабрь - җомга көнне, кичке сәгать 16.00-17.00 арасында Балтач бистәсенең "Арыш мае" кибете каршында тротуарда + размерлы күзлек табылды.
-
Тагын җылы һава килә
Көн сындырды, тышта, ниһаять, чын кыш дияргә ашыкмыйк. Синоптиклар "оранжевая погода" килә дип чаң суга.
-
Райондашларыбызны нәрсә борчый – 6 (Сораштыру)
Әминә апа, лаеклы ялда: - Онык аллергияле булып туды минем. Шуңа бик эчем поша. Гөл дә үстерә алмыйлар, бичаракайлар. Тузан бөртегеннән дә тыны бетә башлый инде. Аллаһыма көннәр буе ялварам, балама сәламәтлек бир, шушы газаплы чирдән котылу юлларын күрсәт дим, һич дәвалап булмый. Газинур, 42 яшь: - Машина "шакылдады" әле....
-
Яңа елны каршыларга, нибары, 10 көн вакыт калды
Яңа елга аяк басу төне - үзенең курантлар сугуы беләнме, әллә бизәлгән чыршысы беләнме, әллә Кыш бабай һәм Кар кызы күчтәнәчләре булгангамы - ул бер ел буе зарыгып көткән, ниндидер сихри көчкә ия булган, яшерен хыялларны иярләүче серле бәйрәм киче булып кала бирә.