17 апрель 2016 яңалыклары
-
Район педиатры Гөлнара Шәйхиева:”Соңгы биш елда прививкалардан баш тарту очраклары күбәйде”
Полиомиелит, дифтерия, кызылча кебек авыруларның инде ни икәнлекләрен оныта башладык шул. Югыйсә, бу чирләр нәкъ менә иммунизация ярдәмендә ирешелгән.
-
2нче номерлы бакчада мавыктыргыч чаралар күп (фото)
Гадәттә, без әти-әниләр шулай уйлыйбыз. Ә шул ук вакытта балаларыбызның сәләтләрен күреп куанабыз. Бистәнең 2 нче номерлы балалар бакчасында балаларның фикер үсешләрен барлау, талантларын ачу, шәхес буларак ничек формалашуын ачыклау ниятеннән төрле чаралар еш үткәрәләр.
-
Яшелләнә бара табигать (фото)
Әкренләп табигатькә яшел төс иңә. Басу-кырлардагы ашланган-тырмаланган көзге уҗымнар да матур булып күтәрелеп килә.
-
Шушма әле тулган килеш (фото)
Узган атнада булган язгы ташу Шушма елгасын нык ташытты, Салавыч белән Яңа Салавыч авылы болынына су җәелде, асфальт юл күпер кебек кенә күренеп калган иде.
-
Павильон кая киткән?
Шәмәрдән тавын менеп, Салавыч борылышында тукталыш павильоны бар иде, шул хәзер юк. Ни өчен алганнар, кая куйганнар, тагын кире булачакмы, билгесез.
-
Кичә кичен авыл өсләрен төтен басты
Көндезләрен табигатебез ямьле булды, иркенләп бакчаларны, капка алларын чистарттык дип әйттек тә, кичкырын үзебезгә-үзебез каршы килдек - тырышып-тырмашып саф һаваны төтенгә күмдек.
-
Бистәдә Нариман урамында транспортныӊ хәрәкәт итү тәртибе үзгәрәчәк
Ничек була, дөресен әйткәндә үзебез дә белмибез. Бу турыда рәсми хәбәрне шәһәр җирлеге вәкилләре дүшәмбе көн җиткерергә вәгъдә иттеләр.
-
Кичә һәркем диярлек өй тирәсен, алма бакчасын җыештырды
Кичә көн искиткеч матур, җылы иде, район халкы рәхәтләнеп үз территориясен җыештырды.
-
Урындагы җитәкчеләр хәзер “белмим” дип кенә җавап бирә
Норма авылының Заһидуллин урамындагы 1 һәм 3нче күпкатлы йортларында яшәүчеләр өч көн инде сусызлыктан газап чигәбез, дип чаң суга. Шул ук урамның 2нче номерлы йортында су бар, бездә юк, диләр.
-
Таксиларның төрлесе бар, шул ук вакытта таксистларның да
Моннан ун еллап элек (ялгышмасам) районда иң беренче булып такси хезмәтен "Уют" дигән исем астында шәхси эшмәкәр ачып җибәрде.
-
Балтач мәктәбендә ярминкә гөрләде
Ямьле кояшлы язның бу шимбәсен Балтач мәктәбе укучылары ярминкә уздыруга багышлады. Ярминкә сәгать 11дә башлангыч сыйныфлар ягында башланып китте.
-
Ак калфакның танылган чагы
Җомга көнне кичен "Ак калфак"ның райондагы җәмгыяте "Факел" яшүсмерләр клубында калфак тегү буенча мастер-класс үткәрде.